Өлкәннәр декадасы дәвам итә
7нче октябрь көнне, «Яшьлек» Спорт мәктәбендә өлкәннәр декадасы уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде
Өлкән яшьтәге хезмәткәрләр хөрмәтенә әзерләнгән мул табын артыңдагы очрашуда мәктәп директоры Шамиль Мадъяров, директор урынбасары Зинфира Әхәтова, профсоюз оешмасы җитәкчесе Гөлназ Гыйздуллина өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә матур теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм чарасы үзара матур теләкләргә һәм җыр - моңга бай булды. Мирзаһит Габидуллин, Сания Сабирова башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Фото – Мөслим спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев