Өлкәннәр акциягә кушылды
Өлкәннәр ункөнлеге

Өлкәннәр акциягә кушылды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында планлаштырылган эшләрнең берсе - агач утырту акциясе иде.

Агач утырту акциясе кысаларында узган җомгада Мөслим күпере яны – Ык буе ярында 100 төп каен агачы утыртылды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алу максатыннан оештырылган  масштаблы чараларның берсендә  өлкәннәр аеруча күп катнашты.
– Без утырткан агачлар Мөслимебезне ямьләп, тиздән шаулап үсеп китәрләр. Бу эшнең элеккеге Сабантуй мәйданы территориясе янәшәсендә башкарылуы аеруча куанычлы. Мөслим күпереннән үк матур манзара ачылыр. Каен агачы – сагыш символы. Ул яуда ятып калган райондашларыбызга бездән җылы истәлек булсын иде. “Яшел Мөслим” проектының дәвамлы булуы сөендерә. Бүген һәркем “Мин агач утырттым яисә тәрбияләдем” дип горурланып әйтә ала, – диде балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов.

Лилия Шәймиева фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев