Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

«Могҗизалар кыры» интернат-йортка килде

Китапханә волонтерлары картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Могҗизалар кыры»дигән интеллектуаль уен оештырдылар.

 Халыкара өлкәннәр көне кысаларында үзәкләштерелгән китапханә волонтерлары картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Могҗизалар кыры» дигән интеллектуаль уен оештырдылар. Уенның “прототибы " өлкәннәр өчен популяр телевизион тапшыру булды. Уен башында кагыйдәләр аңлатылды һәм өч уенчы билгеләнде. Олы яшьтәге кешеләр биремнәр турында бик тырышып уйладылар, мөмкин кадәр күбрәк дөрес хәрефләрне әйтергә тырыштылар. Уенның җиңүчесе булып Гөлсинә Бублеева билгеләнде - ул машина (уенчык) отты! Шоу-уен атмосферасы бөтен кеше яраткан экран версиясе белән тулысынча туры килде, күңелле, кызык булды! Уенның спонсоры - Мөслим районы буенча "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге.
Барлык социаль хезмәтләрдән файдаланучылар исеменнән интернатта яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын файдалы һәм кызык итеп оештырганнары, игелекләре һәм ихласлыклары өчен волонтерларыбызга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек телибез, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев