Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Котлаулар кабул иттеләр

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат- йортында тәрбияләнүчеләр өдкәннәр декадасы кысаларында бәйрәм котлаулары кабул итүне дәвам итәләр.

Бу көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән очрашуга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, социаль фондның Мөслим районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә  Ганиева,  социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнар Фәтхуллина, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Рөстәм Шәрипов, ветераннар Советы Рәисе Илгиз Низамов, оешманың иганәчеләре Зөлфия Шәймурзина, Гөлназ Рәхимова килделәр.
Интернат-йортта яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә карата җылы теләкләр, котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады, Кунаклар буш түгел, бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Иганәчеләр һәр кешегә бәйрәм пакетлары тапшырдылар. Котлаулар хезмәткәрләрнең, интернетта яшәүче өлкәннәр арасыннан үзешчән артистларның һәм волонтер Эльза  Хисамиеваның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады, барлык проблемалар турында онытып рәхәтләнеп ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фотолар - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев