Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Китапханәдә - «Могҗизалар кыры»

Өлкәннәр декадасы кысаларында быел да бик күп чаралар планы булдырылды.


 Шуның берсе – “Могҗизалар кыры” интеллектуаль уены. 5 октябрьдә район үзәк китапханәсендә оештырылган чараның уенчылары җирлегебез өлкәннәре булды.
Уенның “прототибы” булып популяр телевизион тапшыру тора. Өлкәннәр арасында бу искиткеч программаның “җанатарлары” да шактый икән. Алар атна саен бу тапшыруны карыйлар һәм шоуда да рәхәтләнеп катнаштылар.
Интеллектуаль уен башланганчы алып баручы Эльвира Мәгалимова уен кагыйдәләре белән таныштырды. Быелгы “Могҗизалар кыры” файдалы дару үләннәре турындагы мәгълүматларны барларга мөмкинлек бирде. Шунысы кызыклы – шоу-уен атмосферасы бөтен кеше яраткан экран версиясе белән тулысынча туры килерлек итеп ясалган иде. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге уенның спонсоры булган.
Олы яшьтәгеләр биремнәр турында үзара фикер алышты. Уенда приз отучылар да, уен һәм җиңү хакына приздан баш тартучылар да булды. Чара музыкаль пауза – райондашыбыз Эльза Хисамиева җырлары белән үрелеп барды. Уен өч этапта барды. Һәр өчлек җиңүчеләре финалда очрашты. “Могҗизалар кыры” уены җиңүчесе ветеран укытучы Фирая Йосыпова булды. 

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев