Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Язмыш сынаса да, сынмадым

Адәм баласының ниләр күрәчәге, нинди сынаулар узачагы тәкъдиренә ул туганчы ук языла, диләр.

Креп. Краснояр авылы кызы Рәзифә Зәйнуллинага 87 яшь тула. Авырлыкларны күп күрсә дә, бирешми әле ул. Үзен үзе карап йөртә, “Авыл утлары” газетасы аша район яңалыклары белән танышып бара. Күңеле тулганда җыр суза...

Сугыш урлаган балачак

Рәзифә Зәйнуллина 1937 елда дөньяга килә. Бала чагы, үсмерлек чоры сугыш чорына һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Шуңа микән, ул балачагын хәтерләми дә.

– Әтиебез сугышка киткәндә, миңа 4 яшь булган, – дип искә ала Рәзифә апа. – Әниебез белән өч бала –  абый, апа һәм мин калганбыз. Безгә бик тиз үсәргә туры килде. Нишлисең, чоры шундый иде. Тамак туярлык ашамадык, кияргә кием булмады. Ашарга җитмәгәч, күрше әби-бабай янына керә идем.

Аларга кереп, кулларымны сузып торганымны бүген дә хәтерлим. Үзләренә дә ашарга булмагандыр инде, мин балалыгым белән аңламаганмын. Шулай да алар миңа 1-2 пешкән бәрәңге биреп чыгаралар иде. Бәрәңге дигәч тә, вак иде ул. Шуны бөтенебез бүлешеп ашый идек.

Сугыш бик күпләрне балачактан ук хезмәт юлын башларга мәҗбүр итә. Сугыштан соңгы авыр елларда 12-14 яшьлек балалар да басу-кырларда хезмәт куя. Ир-атларның күбесе сугышта һәлак булган, исән кайтканнары эшкә яраксыз.

Рәзифә дә 10 яше тулганчы ук әнисенә ияреп колхозга эшкә йөри башлый. Буе кечкенә, көче җитәр-җитмәс булса да, кызны көлтә бәйләргә куялар.

– Кулларымның көче җитмәсә дә, бирешмәдем, тырыша идем. Әниле-кызлы бер гаилә һәм мин – өчәүләп көлтә бәйләдек. Бервакыт яшенләп яңгыр килә.

Без көлтәләрне җыеп куйдык та, яңгырдан качарга теләп, шулар ышыгына утырдык. Әшәке итеп яшенләде дә янәшәмдә утырган апаны яшен сукты. Без, ике бала, нишләргә белмибез, куркабыз. Мин ат йөртә идем. Апаны арбага салып авылга алып кайтып киттек. 3 километр араны узганчы ниләр уйлаганымны, ниләр кичергәнемне әйтеп аңлата торган түгел. Яңгыр коя, яшенли, арбада яшен суккан апа ята, – ди Рәзифә апа.

Курку, беренче тапкыр үлем белән очрашу эзсез узмый: Рәзифә бик нык авырып ала.

Фәридә Гайнетдинова

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Рәзифә Зәйнуллина улы Мансур, килене Роза белән./  Фото – М. Галиевның гаилә архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев