Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәр ункөнлеге

Бильярд ярышлары үтте

Өлкәннәр арасында «Яшьлек» спорт сараенда бильярд ярышлары уздырылды.

"Яшьлек" спорт сараенда пенсионерлар арасында бильярд буенча өлкәннәр декадасы кысаларында ярышлар үтте.

Финалда зоналарда узган сайлап алу турында җиңгән өлкәннәребез катнашты. Бильярдчыларыбыз кызыклы уен күрсәтте.
Хатын-кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә булды:
1 урын -  Шәрипова Мәсүфә (Мөслим)
2 урын -  Хәйретдинова Гөлия (Олы Чакмак)
3 урын - Камалова Рәсимә (Мөслим)

Ир-атлар арасында урыннар:
1 урын -  Салихов Ришат (Әмәкәй)
2 урын - Шәмсиәхмәтов Фәнис (Мөслим)
3 урын - Вәлиев Ильдархан (Симәк).
Җиңүчеләребез район ветераннар советының күчмә кубогы, медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, - дип хәбәр итәләр "Яшьлек" спорт комплексыннан.


Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев