Торыш авылыннан Фәридә Галиева бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген юбиляр котлаулар кабул итте
Ул сугыш чоры баласы, сугыш башланганда аңа нибары 5 яшь тулган: “Һавада самолет күренсә немецлар килә дип тизрәк өйгә кереп йөгерә идек. Бакчалардан, басудан черек бәрәңге җыю да калмады, болындагы бөтен үләнне ашый идек” – дип искә ала балачак елларын Фәридә апа. Тормыш иптәше белән биш балага гомер биргәннәр алар. Бүген инде аның 11 оныгы һәм 24 оныкчыгы бар. Фәридә Галиева улы Хәлил һәм килене Альбина тәрбиясендә бәхетле гомер итә.

Бүген юбиляр котлаулар кабул итте. Аны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов һәм Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов килделәр. Ирек Сәлихҗанов юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды. Илгиз Низамов юбилярны тәбрикләп аның иңнәренә ак шәл салды. Җирлек башлыгы да күчтәнәчләр тапшырып, матур теләкләрен җиткерде.
Фәридә апа шулай ук балалары һәм оныкларыннан да котлаулар кабул итте.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев