Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

Тарихны белергә кирәк

Рус Шуган авыл җирлегендә район ветераннар советының киңәйтелгән күчмә утырышы үтте.

Өлкәннәр район җирлегендә тарихи әһәмияткә булган урыннар – Олы Чакмак мәдрәсәсе, ишаннар зираты, Рус Шуган авылы музейлары белән танышты. Рус Шуган мәктәбе укучылары әзерләгән концерт программасын да кунаклар яратып карады.

– Башка район шәһәрләрнең истәлекле урыннары белән әсәрләнеп йөргән булабыз.
Үзебезнең җирлектә дә сокланырлык тарихи урыннар бихисап бит! Шуңа быел утырышларны гадәти булмаган формада үткәрергә булдык, – ди район ветераннар
советы рәисе Илгиз Низамов.

– Олы Чакмак мәдрәсәсенең тарихын күпләр белмидер әле. Ул 1830 елда ачылган. 1906 елда бертуган Хәлфиннар таш мәдрәсә салдырган. Анда бертуган Кашап һәм Шакир Фәйзуллиннар белем биргән. Совет чорында таш мәдрәсә мәктәп булып хезмәт итә. Мөслимлеләр бу урынны һәм аның тарихын белергә тиеш!

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев