Өлкәннәр ункөнлеге якынлаша
1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Район башлыгы Альберт Хуҗин ункөнлекне тиешле югарылыкта үткәрү бурычын куйды
– Районда пенсия һәм пособие алучы 6603 өлкән кеше исәпләнә, шуларның 5420се картлык буенча пенсия ала. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә хезмәттә булучы пенсионерлар бар, алар – 870 кеше. 102 тыл ветераны бар, – ди Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова. – Башкарма комитетның мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният бүлекләренә караган оешмалар лаеклы ялга чыккан өлкәннәрен хөрмәтләү максатыннан төрле чаралар оештыра: чәй өстәле артында кунак итәләр, азык-төлек җыелмалары тараталар, истәлекле бүләкләр тапшыралар. Өлкәннәр хезмәт куйган кайбер оешмалар бүген бөтенләй юк. Өлкәннәр декадасында бер өлкән кеше дә игътибардан читтә калмасын иде.
Район башлыгы да өлкәннәргә игътибарлы булырга чакырды.
Өлкәннәр декадасында район күләмендә төрле чаралар үткәреләчәк.
2 октябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. 4 октябрьдә “Яшьлек” спорт комплексында район ветераннар советының күчмә кубогына бильярд турниры уза. 5 октябрьдә район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкә оештырыла, үзешчәннәр концерты тәкъдим ителә. 8 октябрьдә “Яшьлек” спорт комплексында өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышы уза. 10 октябрьдә “Картаймагыз әле, ветераннар!” клубы эшен башлау уңаеннан үзәк китапханәдә очрашу оештырыла. Ункөнлек дәвамында сишәмбе-шимбә көннәрендә 9.00-12.00 сәгатьләрдә “Тамчы” йөзү бассейнында пенсионерларга түләүсез хезмәт күрсәтеләчәк, дүшәмбе-шимбә көннәрендә 9.00-12.00 сәгатьләрдә “Яшьлек” спорт комплексында бильярд уйнарга мөмкин булачак. Декада дәвамында 10.00-13.00 сәгатьләрдә “Колос” кинотеатрында бушлай кинофильмнар күрсәтеләчәк.
Өлкәннәр үзләрен борчыган сораулар белән ункөнлек дәвамында “Кайнар линия”гә шалтырата ала. 8-(85556)-2-46-01 номеры тәүлек буе эшли, 2-57-69 номерына дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев