Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

Картаймасаң, яшьлек узмый ул

Ветераннар сабан туен тамаша кылырга туры килде

Сабантуйга килгән абый-апаларның шатлыктан балкыган йөзләрен, сөенеп елмаюларын, йөгереп йөрүләрен күргәч, аларны ветераннар яки өлкәннәр дип әйтергә тел әйләнмәде. Өлкәннәр яшьлекләренә кайткан кебек булды.

“Кояшлы Ык” ял зонасында узган ветераннар сабан туе төрле авыллардан өлкәннәрне җыйды. Апа-абыйлар җигүле атка утырып та, автобуска төялеп тә, җәяүләп тә мәйданга агылды. Өлкәннәрне Татар ихатасы каршында “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының гармунчылар ансамбле каршы алды. Ихатада кунаклар мичтә пешкән коймактан авыз итте.

– Мин шәһәрдә яшим, туган авылым Салауз-Муханга кунакка кайттым. Ветераннар сабан туенда беренче тапкыр катнашам. Мөслимебез бик матур җиргә, табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Өлкәннәр сабан туен шундый гаҗәеп матур җирдә үткәрүләре өчен оештыручыларга зур рәхмәт! Бәйрәм бик матур, күңелле булды. Ихластан ял иттем, – ди Мөнир Әһлиев.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 5 июль санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев