Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Өлкән буын

Картаямыни соң йөрәк!..

Район ветераннар советы каршында эшләүче “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы оешуга быел 30 ел тулды. Шул уңайдан өлкәннәр Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган концерт тәкъдим итте. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде.

Концерт “Ага вакыт безнең йөрәк аша” дип исемләнгән видеосюжет белән башланып китте: “Сүнмәс дәрт” үзешчән ветераннар клубының оешу тарихын чагылдыручы архив материаллары тәкъдим ителде. “Сүнмәс дәрт” клубы эшчәнлегендә актив катнашып, район сәнгате үсешенә зур өлеш керткән һәм инде бакыйлыкка күчкәннәрнең исем-фамилияләре экранда күрсәтелгәндә, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Уразаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гаяз Авзалов һәм Миргарифан Ханнанов җырлары яңгырады. Зал аларны аягүрә басып искә алды.

Концертны Лилия Усманова һәм Мөнир Ситдыйков алып барды.

Татарстан Республикасы ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәковның видеокотлавы да бәйрәмгә ямь өстәде. “Исеме җисеменә туры килгән “Сүнмәс дәрт” клубы әгъзаларына ихлас күңелдән соклану, горурлану һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм”, – диде ул.

Роза Низамова, Татарстанның атказанган укытучысы.

Римма Афзалова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 30 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев