Замана кая бара?
Бүгенге заман мәктәп дәреслекләрен карагач туган фикерләр.
Безнең чорда мәктәптә уку күңелле иде. Мәктәп елларының матур мизгелләре бүген дә күңелдә саклана. Мәктәптән алҗып, арып кайтканны хәтерләмим. Кич янәдән мәктәпкә барасы булса да сөенә идек. 9-10 классларда укыганда, Салауз-Мухан, Иске Чакмак авылларыннан килеп укучы сыйныфташларыбыз кыш көне – чаңгыда, җәен мотоцикл белән киләләр иде.
Бүген оныгыма карыйм да уйга калам: бигрәк катлаулы чорда һәм тыгыз график белән яшиләр! Бүген балаларның ял итәргә вакыты юк. Дәресләре тәмамлану белән алар түгәрәкләргә ашыга. Аннан дүрттә-биштә кайтып, өй эшләренә утыра. Өй эшләрен тәмамлаганда, йоклар вакыт җитә. Ә өй эшләре һәм мәктәп программалары турында әйтмим дә!..
Мәктәп программаларының катлаулылыгына ис-акылым китә! Бәлки бүгенге тормышта җәмгыятькә файдалы булу өчен шулай катлаулы итеп төзелгәндер ул программалар, әмма балалар аны үзләштерә аламы соң? 2 класста ук балаларга кайбер фәннәрдән проект, презентация ясарга кушалар. Укытучыларны гаепләвем түгел, мөгаллимнәр дөрес аңласын иде, министрлык тәкъдим иткән программадан алар читкә китә алмый, аңлыйм. Ул программаларны раслауда, кабул итүдә катнашучылар нәрсә уйлый микән?! Без һәм безнең балалар укыган чорларда проект-презентацияләрне урта һәм югары уку йортларында гына ясыйлар иде. Башлангыч класс укучысы презентацияне үзе генә ясый алмый! Бала проектның асылын аңламый! Презентация ясау өчен компьютер кирәк, техника алу өчен һәр гаиләнең дә мөмкинлеге булмаска мөмкин. Соңгы чиктә ата-ана акча түләп проектны кемнәндер эшләтергә мәҗбүр була (андыйлар да бар!), чөнки өй эшен үтәмәсә, балага начар билге куела, бала кимсенә.
Фәридә Гайнетдинова
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев