Кеше гомере ни бәя?
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укырга яратам. Әсәрдә танылган профессор Әбүзәр Таһировның фикере уйланырга мәҗбүр итә.
“XX йөзнең алтмышынчы елларында атом энергиясен ачкан, космоска очкан кешенең гомере арзаная, имеш! Этләрнең, мәчеләрнең бәясе арта, ә кешенең бәясе төшә! Этләрне, мәчеләрне курортларга йөртәләр, ә кеше бер сынык икмәккә тилмерә. Кешелекнең йөзенә төкерү түгелме бу?” – ди ул, авыруларга тиз арада диагноз кую өчен кирәкле җиһазлар, дәваларга медикаментлар булмавына һәм хастаханәләрдә урыннар җитмәүгә ачынып. Әбүзәр Таһиров бар кешене дә авырулардан арынган, сәламәт итеп күрергә хыяллана.
Районыбыз хастаханәсе шәһәрнекеләрдән ким түгел: заманча җиһазланган, якты, җылы, чиста. Ел саен хөкүмәт һәм иганәчеләр ярдәме белән кирәкле җиһазлар алына. Шулай да райондашларыбыз шәһәр табибларына йөри. Кайвакыт районыбыз табиблары үзләре үк шәһәргә барырга киңәш итә. Ярый ла анда йөртергә кешең булса!.. Мөмкинлеге булмаганнар да бар бит. Авылларда яшәүче халыкның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә, аларга нишләргә? Райондашларыбыздан: “Хастаханәдә күренерлек табиб бармыни ул?! Табиблар юк бит анда”, – дигән фикерне дә ишетергә туры килә. Бу сүзләрдә дә хаклык бар: район хастаханәсенә бүгенге көндә дистәгә якын табиб таләп ителә.
Фәридә Гайнетдинова
Фото - "Татар-информ"нан
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев