Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Троица – изге бәйрәм

Рус Шуган авылында Троица үтте. Троица – халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәме.

– Троица – православие динендәгеләр өчен зур бәйрәм. Троицаны “каен бәйрәме” дип йөртәләр. Бәйрәмдә каенны бизәү йоласы да бар. Троица – Тәңрене өч халәттә: ата, ул һәм кешеләр җанын яктырту өчен Тәңре тарафыннан иңдерелгән изге рух халәтләрендә мактау. Бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрне яшеллек белән бизиләр. Яшел – күңелләрне яңартуны гәүдәләндерүче төс, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. – Бездә бәйрәм бишенче мәртәбә үткәрелде. Троица халыкны берләштереп кенә калмый, аларны бер-берсенә якынайта да. Бәйрәм йолаларны саклап калу белән беррәттән яшь буында кече ватанга карата мәхәббәт тә тәрбияли.
Бәйрәм төрле районнардан рус фольклорын яратучыларны да үзенә җыйды. Сәхнәдә театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Бәйрәмдә катнашучылар “Черемушки” ансамбленә һәм балалар фольклор коллективына кушылып җырлады. Сабантуй формасында үткән уеннар бәйрәмнең бизәге булды. Тантаналы чара халык җырлары, әйлән-бәйлән һәм уен-көлке белән үрелеп барды.
– Мин Троицада беренче мәртәбә катнашам. Мәйданга керү белән күңелне җылылык, шатлык хисләре биләп алды. Районда төрле милләт халыкларының бергә җыелып бәйрәм итүе сөендерә. Рус Шуган авылында тырыш, тату, хезмәт сөючән халык яши. Авыл клубы төзек, юллары яхшы, мәктәп ел саен яхшы нәтиҗәләргә ирешә, музейлар эшли. Авылның горурланырлык халкы бар! Алга таба да бердәм булыгыз! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәм белән котлап.
Бәйрәмгә җыелучылар каен ботакларына төсле тасмалар бәйләде, күңелле җырлар башкарып, каен тирәли әйлән-бәйлән уйнады. 
– Бу көнне кызлар каен яфракларыннан таҗлар үрә. Каен агачыннан бәйрәм үткәрергә рөхсәт сорау электән килгән матур гадәт буларак саклана. Каеннан булачак тормыш иптәшләрен сорап килүчеләр дә шактый. Гадәттә Троицада яңгыр яисә җылы көннәр тели идек, быел ил-көннәребезгә тынычлык сорадык, – ди Галина Басорина.
Кунаклар бәйрәмне күзәтеп кенә калмады, театральләшкән тамашада да катнашты: уеннар уйнадылар, изге теләкләр белән каен ботакларына тасмалар бәйләделәр. Бәйрәм ахырында авыл җирлеге активистларына, “Черемушки” ансамбле вәкилләренә, бәйрәм үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, ихата тирәсен тәртиптә тоткан гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев