Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Сөрәнгә чыгабыз, көтегез!

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йола­ны “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип ата­учы авыллар да бар. Кай­да – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән са­лалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тар­тып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырыша­лар бу йоланы.

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йола­ны “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип ата­учы авыллар да бар. Кай­да – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән са­лалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тар­тып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырыша­лар бу йоланы.

“Сөрән” сүзе татар телендә ярыш, бәйрәм булу турында аваз салып йөрү дигәнне аңлата. Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова мәгълүматларына караганда, элек сөрәндә бары тик рекрутлар, ягъни солдат хезмәте яшенә җиткән 17-18 яшьлек егетләр генә катнаш­кан. Сөрән сабантуйга бер ай кала башланып киткән. Шобага нигезендә сөрән сые чираты билгеләнгән. Авыл тирәсендәге агачлык­та, бакчаларда егетләр, чи­рат тәртибендә берсен бер­се сыйлап, авыл көйләрен, сөрән такмакларын күмәк башкарырга өйрәнгәннәр, бию хәрәкәтләрен чарлаган­нар. Сөрән көне җиткәндә, ак күлмәкләр кигән, чиккән сөлгеләрдән билбаулар так­кан түбәтәйле егетләр, ба­рысы бергә җыелып, ритуал түгәрәгенә басканнар, йола җыры башкарганнар, анна­ры дәртле биюләр башлан­ган. Шунысы кызык: көн нинди булуга карамастан, егетләр киез итек кигән. Түгәрәккә басып җырлау, бию зур мәгънәгә ия. Барлык ре­крутларны берләштерүче бу күренеш авыл егетләре өчен бер-берсенең җилкәсен, ярдәмен, ышанычын тоеп, көч туплау, рух ныгыту ри­туалы булып торган. Бер кат җилкенгәч, сөрән сые чира­тындагы егетнең ишегал­дында сыйланганнар. Сый­лану төнге унике сәгатькә кадәр барган. Төн уртасын­да сөрәнчеләр, күмәкләшеп, авылның басу капкасын­нан кузгала. Бу төнне бөтен авыл халкы көтеп ала, ише­галдында сый-нигъмәт, та­бын әзерли. Табыннан авыз иттерүче бары тик йорт хуҗасы – ир-ат кына булырга тиеш. Сабан туена дип атал­ган бүләкне дә сөрән колгасы­на ул гына бәйли алган. Кол­гага бүләк бәйләнгәч, егетләр рәхмәт әйткән.

Бу төнне авылда беркем дә йокламаган дияргә була. Сөрәнчеләргә кушылып, ба­ла-чага, яшьләр өйдән-өйгә йөри. Өлкән агайлар гар­мун суза, әби-апалар яшьлек хатирәләрен барлый. Шу­лай итеп, һәр өйгә бәйрәм авазы салына. Төннең таңга авышуы сизелми дә. Тәүлекнең көне, төне, таңы бербөтенгә әверелә торган, авыл халкын берләштерә, бер дулкында тирбәлергә мәҗбүр итә торган йола бу. Сөрәнчеләр биргән яшьлек дәрте, ныклык, ихласлы­лык, күтәренке рух һәр йорт­ка күчә. Иртән бөтен халык үзәк мәйданга җыела. Биредә сөрәнчеләр авыл халкы ал­дында чын мәгънәсендә им­тихан тота: җырлый, бии, так­мак әйтә. Ярты тәүлек сөрән салып йөргән егетләрнең рухлары-көчләре нык булу­ларын, чыдам, түземле егет икәнлекләрен күрсәтә.

Сөрән вакытында кияү чөю – шушы авылның кы­зын үзенә хатын итеп алган яшь кияүне авылдаш итеп ка­бул итү ритуалы да үтәлгән. Күккә чөю хөрмәтләүне аңлата. Шуннан соң яшь киленнән чиккән сөлге алы­на. Ул мәҗбүри булмаган. Әмма бу авыл традициясен саклый белгән киленгә сөрән вакытында аерым игътибар бирелгән, аңа зур хөрмәт күрсәтелгән. Кемнең булдык­сыз килен булып күренәсе килсен?! Әлбәттә, яшь килен чигүле сөлге әзерләргә ты­рышкан. Килен сөлгесе иң затлы бүләк саналган, шуңа күрә аны барлык бүләкләрдән дә өстен куеп, колганың иң очына бәйләгәннәр. Киленнең уңганлыгын бөтен кеше күрә алган. Авылның яшь кызлары, шул исәптән кунакка кайткан кызлар да сөрәнчеләргә атап чиккән кулъяулыклар биргәннәр.

Соңгы йортта булганнан соң, егетләр авылның икен­че ягына чыгып, түгәрәккә басалар. Җыелган бүләкләр соңыннан сабан туен оешты­ручыларга тапшырылган.

Әлбәттә, еллар үтү белән күп йолалаларыбызга вакыт галиҗәнаплары төзәтмәләр керткән: бүләкләр кичке якта – кешеләр эштән кайткач җыела, бүләк җыю көне алдан хәбәр ителә, йола үтәүгә ха­тын-кызлар, балалар кушыла. Метрәй авылында нәниләрне конфет чәчеп сөендерү гадәтен керткәннәр. Капка төбендә табын әзерләп көтеп тору юк иде. Быел Тойгелде авылында сөрәнчеләрне сый­лы табын белән каршы алучы­лар булган.

Кайбер авылларда җигәргә ат юк. Бу очракта ар­балы мотоцикл, җиңел ма­шина, башка техника эшкә җигелә. Сөлге-кулъяулыклар чигүче кызлар да азайды. Алай гына да түгел, “Сабан туена чыкмыйм. Ярышлар­да да катнашканым юк. Нигә мин бүләк бирергә тиеш?!” Бүләкләрне барыбер үзара бүлешеп бетерәләр” дип фи­кер йөртүче, хәтта капкасын бикләп кереп китүче тар күңелле кешеләр дә бар. Шул ук вакытта ихластан бәйрәм итә белгән, кешеләрне, дөньяны яратучы, “сабан ту­енда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “бе­ренче килгән йөгерешчегә” дип, атап бүләк бирүчеләр, тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен кызганмаган, са­бан туена бүләкне алдан әзерләп көтеп торучы рай­ондашларыбыз күпчелекне тәшкил итә. Колхоз-совхоз­лар гөрләп эшләгән чакта кыр батырларына, мәйдан тоткан көрәшчеләргә, юртак- чабышкыларга бүләкләр мул­дан һәм олыдан әзерләнгән. Хәзер исә зур бүләкләр иганәчеләр, авылның игеле­кле эшмәкәрләре, авылдаш­лар ярдәмендә әзерләнә. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шат­лык китерер, ди халкыбыз.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев