Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Сөрәнгә чыктык (+фоторепортаж)

Бу атнада җирлегебезнең оешма-предприятие хезмәткәрләре, райондашларыбыз Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыйды.

Матур милли-киемнәрдән, дәртле җырлар астында һәрбер өйгә кереп бүләк җыелды. Райондашларыбыз бүләк җыючыларны күршеләре белән бергә урамга чыгып көтте, елмаеп каршы алды – чара шундый күңелле нотада үтте. Араларында “Минем бүләк иң бәхетлесенә эләксен!”, “Бүләк лаеклы батырга булсын!”, “Бу бүләк – иң соңгы атка”, дип тапшыручылар булды.

Районның мәдәният хезмәткәрләре бүләкне җигүле атта җыйды. Җирлегебез халкы Кооператив урамында бизәлгән, җигелгән атны күрүенә сөенде. Балалар атның арбасында йөреп карый алды. 

Сабантуй бәйрәменә санаулы көннәр генә кала. 11 июньдә узачак Мөслим Сабантуенда һәрберегезне көтеп калабыз! 

 Рәмилә Сәләмова фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев