Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Сабантуйда булдык әле

Сургут шәһәрендә Сабан туен үткәрергә ярдәм итү быел Мөслим районына йөкләнгән иде.

Ел саен Татарстанны, Россия төбәкләрен, хәтта чит илләрне дә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй иңли. Гасырлардан гасырларга, буыннардан буыннарга күчеп килүче, халкыбызны бергә туплаучы бу бәйрәм бүтән милләт вәкилләре арасында да танылу алган, анда һәркем катнаша һәм яратып тамаша кыла. Сабантуй үткәрүче төбәкләрдә, чит илләрдә Татарстаннан махсус делегацияләр катнашу, милләттәшләребезгә бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итү – бик кирәкле гамәл. Себернең Сургут шәһәрендә узган Сабан туенда моңа без тагын бер кат инандык. Татарстан хөкүмәте тарафыннан бәйрәм үткәрүдә ярдәм итү Мөслим районына йөкләнгән иде.

Сабантуй мәйданында мөслимлеләр ихатасын кору өчен халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, көнкүрешен тасвирлаучы җиһазлар һәм башка әсбаплар төялгән йөк машинасы, 40ка якын үзешчән, җаваплы затлар утырган автобус белән ерак сәфәргә кузгалганда һәркемнең күңеле күтәренке, шул ук вакытта зур җаваплылык хисе белән тулы иде. 30 сәгатькә сузылган юлыбыз әллә ни авыр тоелмады кебек.
Обь елгасы аша салынган 2110 метр озынлыктагы күпер аша чыгу, 149 метр биеклектәге 130 вантлы пилоны булган кызыл күпер (ул Гиннесның рекордлар китабына кертелгән), аның янәшәсендәге тимер юл күпере, җәелеп агучы елга, су өстендә кояш баешын күрү берәүне дә битараф калдырмады. Сургут шәһәренә кергәндә безне, ихлас елмаеп, килеп җитүебезне иртәрәк хәбәр итмәвебез өчен дусларча шелтәләп, Ханты-Манси автоном округы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Риф Садыйков, Сургут каласының татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурия Җиһаншина каршы алды. Икенче көнне Сабантуй үтәчәк шәһәр паркында бердәм булып ихата кордык, кунаклар каршы алырга, чыгыш ясарга әзерләндек. Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендәге делегацияне Сургут шәһәренең үзәк мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Саматов кабул итте. Милли ризыкларлардан гына торган табын артында җанлы әңгәмә вакытында Мөслим районы, Сургутта яшәүче татарларның эш-гамәлләре, җирлек турында бик күп мәгълүмат алмаштык. Шуларның берсенә тукталып китү урынлы булыр кебек. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Рушат Солтанов, иҗтимагый совет рәисе.
 

Фотолар ВКдан «Городской культурный центр | Строитель | Сургут» төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев