Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Раштуа – Христос туган көн

Раштуа – православие халкы өчен зур бәйрәм.

Рус Шуган авылында Раштуаны зурлап билгеләп үтәләр. Бәйрәм 6 гыйнвар кичендә чиркәүдә служба белән башлана. 7 гыйнварда балалар өчен Раштуа чыршысы бәйрәме үткәрелә. Бу дата табигатьнең кояш торгынлыгыннан чыгып, җәйгә таба авышуына туры килә.

Район башлыгы Альберт Хуҗин православие динендәгеләрне бәйрәм белән котлады.

– Бу бәйрәмдә ел саен кунак буларак катнашабыз, бик ошый. Рус Шуган авылы халкы бу көнне иң тәмле сыйларын әзерләп, бер табын артына җыела, кунаклар килә, котлаулар яңгырый, бүләкләр тапшырыла. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бик истәлекле бәйрәм. Раштуаны без Иисус Христосның туган көне буларак беләбез. Изге китапта язылганча, аның тууы алдан ук билгеле була, юлчыларга ул күктәге йолдыз булып күренә. Шушы йолдыз бүгенгәчә православие динендәгеләрне җылытып яши, – диде район башлыгы.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев