Өмәсез дә була
Авылларда электән килгән йола – каз өмәләре башланды
Көннәр суытып, җир өстен әле кар каплап өлгермәсә дә, җәй буена тырышып үстергән малларын, кош-кортын тизрәк урнаштырырга тырыша авыл кешесе. Тышта каты суыклар булмаса да бәла түгел: һәр йортта диярлек бер генә түгел, берничә туңдыргыч бар хәзер.
Казны безнең якларда күпләп асрасалар да, аның ите көн саен ашый торган ризыклар рәтенә керми. Гомер-гомергә каз ите зур табыннарга затлы ризык – деликатес буларак чыгарылган, туйларга махсус бизәлгән пар каз кадерле кешеләргә мәгънә салынган олы бүләк буларак бирелгән. Каз йоныннан тутырылган мендәрне дә, кешесен атап, алдан тутырганнар. Хәзер инде өйдә каз утыртып бәбкә чыгарасы, ата һәм әнкә казны сайлап калдырасы, аларны җаен белеп кыш буена асрап азапланасы да юк. Көннәр җылынып, бәбкә үләннәре тишелгәч, инкубатордан чыккан бәбкәләрне сатып аласы да күңел биреп үстерәсе.
Ниятенә кереп, алдан хәстәрен күргән кеше каз үстерүнең тәмен белә безнең якларда. 30-40 каз асрап караган йорт хуҗалары 100не алып үстерергә дә куркып тормый. Ун каз бер сыерга тора, дисәләр дә, сыер кадәр озак асрыйсы юк. Әмма казларны да яратып, тәмле ашатып үстерергә кирәк. Шулай иткәндә генә ите тәмле була.
Мөслимдә яшәүче Гөлнара һәм Айдар Хафизовлар элек-электән мал тотканнар, үгезләр үстергәннәр. Чыгымнары күбәйгәч, мөгезле эре терлекләрен бетереп, казлар алып карарга булганнар. Узган ел 20 каз үстерсәләр, быел 100не алганнар. Яңа туган бәбкәләр өчен дәүләт субсидия биргән. Ирек Хәмәдишиннан Линда токымлы бәбкәләрне алганда ук, документларын формалаштырып, “Мои субсидии” кушымтасына керткәннәр. Документлардан сату-алу турында килешү, ветеринария хезмәтеннән белешмә, акча түләү турында чек, исәп-хисап счеты кирәк булган. Электрон рәвештә документларны системага керткәннән соң, кабул ителгәнчегә кадәр карап торырга туры килгән. Өч айдан хөкүмәттән 20 мең сум акчалата ярдәм алганнар.
– Күпләп каз-үрдәк асраучыларга бу – бик зур ярдәм. Ике атна катнаш азык кына ашаттык бәбкәләргә, 10лап капчык кирәк булды. Әкренләп пешкән бодай, бәрәңге, фураж ашаттык. Ите тәмле булсын өчен шикәр чөгендере, кабак та пешереп бирдек. Бик яратып ашадылар, – ди Гөлнара.
Казларны Хафизовлар Югары Табын авылындагы ихаталарында – печәнлектә йөртеп үстергәннәр. Гөлнараның әнисе Фәһимә апа, җәйге каникул вакытында уллары Раил аларны карап-тәрбияләп үстерергә ярдәм иткән. “100 казның берсен дә югалтмыйча исән-имин үстерешкән улыбызга рәхмәт йөзеннән бүләк ясадык: электр гитарасы комплекты алып бирдек”, – ди гаилә башлыгы Айдар.
Каз – су кошы, елга-күлләр булмаганда, ихатада гына ничек үссен, диярсез. Хафизовлар печәнлеккә эре маллар өчен тоткан зур улаклар көйләгәннәр. Улакларның суын ике көнгә бер алыштырып, чиста су салып торганнар.
– Бу кадәр казны ничек эш итеп бетерербез дип куркып торган идек, Аллага шөкер, барысын да урнаштырып бетердек, – ди хуҗабикә.
Өмә ясап тормаганнар: төп эшендә чираттагы ялын алып, Фәһимә апа белән бергәләп көн саен унышар каз йолкырга өлгергәннәр. Пешекләп йолкыган йоннарын челтәр капчыкларга салып теплицада киптергәннәр. “17 мең сум торырлык йон гына чыкты үзләреннән”, – ди Гөлнара.
Интернетта йон йолкуның әллә нинди ысуллары, лайфхаклар бар. Кул белән йолкыйсы инде, ни дисәң дә. Ә менә бала йоны белән шырпыларын чистарту өчен махсус җайланмалар бар икән хәзер. Шул бик булышкан Хафизовларга.
Казның эч-башларын, маен көз айларында ашап калсаң гына, кыш уртасында табып булмый аны. Алдан белешеп, унышарлап кына алып киткәннәр тәмен белгән кешеләр. Эч мае гына да 25 килограмм чамасы чыккан. Чип-чиста майны берничә тапкыр кайнаткан Гөлнара. Шулай иткәндә, озак саклана, тәмлерәк була икән. Ике дистәдән артык казны туңдыргычка тутырганнар. Һәрберсе “исемләп” куелган: зур бәйрәмнәр казсыз үтми бездә.
Дистәләгән казны каклар өчен алып киткәннәр. Тазә килеш тозласаң әйбәт шул ул каз. Каклау өчен бик озак вакыт кирәк. Хәзер тозлап куйсаң, киләсе елның җәй аена җитешә. Шуңа күрә какланган казның бәясе бермә-бер диярлек арта. Мондый деликатес татар табынында бик затлылардан санала.
Олы Чакмак авылында яшәүче Айзирәк Нәҗипова да ел саен күпләп каз-үрдәк, күркәләр үстерә. Башка елларда 100-130 каз асраган булса, быел алты дистә генә булган. Ул, өмә ясап тормыйча, үз көенә көн саен өч я биш-алты каз эшкәртә. Аларны сакларга дүрт туңдыргыч алып куйган.
– Мин Крупный серый, Холмогор токымлы кара-соры казлар үстерергә яратам. Алар миңа элек әбиләребез үстергән эре казларны хәтерләтә, ите тәмлерәк тоела. Казның беркайчан да күп булганы юк. Яңа ел бәйрәменә кадәр сатылып бетә ул, – ди Айзирәк.
Каклауның да һәркем үзе генә белгән нечкәлекләре бар. Баланлы авылында бик озак еллар казлар үстерү белән мавыккан Саҗидә Сибгатуллина серләре белән бүлеште. Ул башта казны уксус белән уа. “Култык асларына сарымсак кыстырам”, – ди. Болай эшләү казны көяләүдән саклый икән. Аннан тышкы ягын әйбәтләп тоз белән ышкый. “Казның эченә тозны тулганчы тутырырга кирәк. Муеннарына да яхшылап тутырасы. Калын җирләренә тоз аеруча күп сеңә. Мин казны гади чүпрәккә төрәм. Һава йөреп торгач, каз ачымый. Төрелгән казларны алдан әзерләнгән махсус урынга – чормага менгереп куям. Ул шунда тәмле булып тозланып кыш чыга. Яз көне берешәр көн өч тапкыр язгы кояшка чыгарып элеп торам. Шулай иткәч, тышлары алтын төсенә кереп, эчендәге итләре кара-кызыл булып, каз тәмле булып каклана”, – ди Саҗидә апа.
Каз асраучы райондашларыбыз, өмәләр оештырмыйча, әкренләп, үз җайларына, якыннарын мәшәкатьләмичә генә эшкәртә башлаганнар кадерләп үстергән кош-кортларын. Кул хезмәтен минимальләштерү өчен заманча җайланмалар булганда, өмә кирәк тә түгел кебек. Меңләгән каз үстерүче фермерлар бу эшне күптән инде сугым цехларында башкара. Ишегалларында каз-үрдәк үстерүчеләр булганда, әниләребез, әбиләребез исән чакта йолалар сакланыр әле. Оныкларыбыз аларны киләчәктә сәхнәдән генә күрмәсме?
Гөлнара Хафизова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев