Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

«Мөслим тугайлары» Йолдыз (Ичкин) авылына килде

Васил Шәйхразиев һәм башка кунаклар авылның яшь парларының никах тантанасында катнаштылар.

"Мөслим тугайлары" халык фольклор ансамбле ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе белән бергәлектә янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Ичкин) авылына килде.
Васил Шәйхразиев һәм башка кунаклар авылның яшь парларының никах тантанасында катнаштылар.
Никах үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алды.
Яшьләр кәләшне егет йортында, ягъни янгыннан исән калган нигез янында каршы алу йоласын (килен төшерү йоласын) үткәрделәр. Бәйрәмне "Мөслим тугайлары" халык фольклор ансамбле бизәде.
Тамашачылар мәхәббәт турындагы җырларны яратып кабул иттеләр, татар музыкасының дәртле, шатлыклы көйләренә биеделәр, коллективка үз рәхмәтләрен җиткереп, алкышларга күмделәр, ярату һәм хөрмәт хисләрен белдерделәр. Һәркем үзенекен тапты: яхшылык турында искә төшерде, һәм, һичшиксез, үз өенә җылылык һәм яхшы кәеф алып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев