Май чабу – язга ишарә
Май чабу (Масленица) – керәшеннәрдә, славяннарда кышны озату, язны каршы алу бәйрәме
Май чабу славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел фасылларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.
Май чабу ел саен төрле милләт халыкларын Рус Шуган авылына җыя. Бәйрәмдә район җитәкчелеге дә катнаша.
– Бу бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә һәм төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур. Май чабу атнасында уйнап-көлеп кышны куалар, табигатьне уяталар. Май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте дә бар. Борынны кытыклап, коймак исе бөтен урамга таралган. Матур һәм тәмле бәйрәм бу! Кышны озатып, яз килү белән җиңү таңы да атсын! Ир-егетләрнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын, тыныч тормышта яшәвен телим! – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов.
Май чабу – мәҗүсиләр заманыннан ук килгән бәйрәм, аны бөек пост алдыннан билгеләп үтәләр. Язны каршы алу, кышны озату йолалары Рус Шуган авылында матур традиция булып саклана.
– Май чабуны бәйрәм итүдән баш тартучылар авыр тормышта яшәр дип саналган. Бәйрәм чана шуу, җигүле атларда йөрү, карачкы яндыру белән бәйле. Коймак пешерү гадәте дә бар. Коймак ул – кояш символы. Бу бәйрәмнән соң күңел язны көтә башлый. Алга таба да бәйрәмнәрне шулай матур, күңелле итеп, бербөтен булып үткәрергә язсын! Мондый бәйрәмнәр күңелгә җылылык, яктылык өсти, киләчәккә өмет уята, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Салкын кышны озатып, җылылык алып килүче язны, табигатьнең яшәрү чорын билгеләп үтәргә олысы-кечесе ныклап әзерләнгән иде. Дәртле җырлар, биюләр бер-берсен алыштырып кына торды. Сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр, кайнап торган самавырлар, коймаклар шуганлыларның юмартлыгын тагын бер кат дәлилләде.
– Кышны озату бәйрәме җыр-моң, уен-көлке, коймаклар белән истә калыр. Май чабу төрле милләтләрне берләштерә. Иң мөһиме – яз тынычлык алып килсен иде! – ди Сирена Петрова.
Бәйрәмдә балалар өчен дә махсус программа әзерләнгән иде. Сабыйлар уеннар уйнады, тәмле бүләкләр алды.
– Кайбер районнарда карачкы яндыру традициясе дә бар. Бәләкәй чакта әти-әниләр белән бергәләп бакчада карачкы яндырган истә калган. Бу күренеш иске, кирәкмәгән һәм начар әйберләрдән котылуны аңлата кебек. Сынамышлар буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләр өчен ел уңышлы булачак. Май чабуда көннең салкынча булуы уңышның мул булачагы турында хәбәр итә, – ди Галина Кривошеева.
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев