Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Яшьлеккә алып кайта...

Мөслимдә икенче тапкыр “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале узды.

Узган ел район башлыгы инициативасы белән җирлегебездә беренче тапкыр “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале үтте. Халык аны яратып кабул итте. Бәйрәмнән Мөслим телевидениесе ясаган видеоролик ел дәвамында интернет челтәрендә йөрде. Быел әлеге фестивальне мөслимлеләр көтеп алды. 
Бәйрәм ярминкә белән башланды. Авыл хуҗалыгы продукциясен сайлап алу мөмкинлеге зур иде. Ихатасында кош-корт, терлек асраучылар чагыштырмача арзан бәядән ашлык сатып алды. Хәләл ит, балык, каз һәм үрдәк түшкәләре, бал, сөт продукциясе дә мулдан иде. Күрше шәһәр-районнардан килгән сәүдәгәрләр кием-салым һәм шашлык белән сату итте. 
– Ярминкәдә Илнур Шиһапов фермер хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимова, Мәлләтамактан Фидаил Мәгъсүмов белән Зиннәтулла Хөснуллин – сыер ите, фермер Ирек Хәмәдишин – каз, “Август-Мөслим” агрофирмасы бодай, арпа белән сату итте. Фермерлар Айрат Корбыев, Рәзинә Габидуллинаның сөт продукциясен яратып алдылар. Башка районнардан да, үзебезнең бал сатучылар да күп булды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
– Ярминкәгә балык алырга чыгам. Монысында, кызыгып, ит тә алдым. Рәхмәт төшкере, итне ваклап ук бирделәр. Табада, тәмле ис чыгарып пешкән коймакны авыз итмичә киткәнем юк. Рус Шуган авыл җирлеге белән Мөслимнең “Кояшкай” балалар бакчасы табынны юмарт әзерләгән! Русча белмәсәм дә, шуганлылар кыстагач, чәй эчтем. Оештыручыларга зур рәхмәт! Мондый фестивальләр халыкка энергия, шатлык хисе бирә, – ди Мөзәккирә Хәсәнова.
Ярминкәнең яңа урында узуына халык сөенде кебек. “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә урын күп һәм уңайлы.
– Ярминкә гөрли, чәй табыннары мулдан оештырылган. Балалар төрле уеннарда үзләрен сыный. Кыскасы, бөтен нәрсә уйлап эшләнгән. Юл өсте булгач, Мөслимгә кайтучылар, китүчеләр өчен дә җайлы. Без дә Әлмәттән кайтышлый тукталдык. Нәтиҗәдә рәхәтләнеп ял иттек, җигүле атларны күреп сөендек! Мөслим халкы бик кунакчыл бит ул! – ди Сәлимә Габделхакова.
– Без кечкенә чакта ат асрамаган хуҗалыклар бик сирәк иде. Атлы кеше – ашлы кеше, диләр бит.
Татар халкы гомер-гомергә ат асраган. Атлы кеше элек хәллеләр рәтендә булган, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, фестивальне ачып. – “Җиз кыңгырау моңнары” фестивален киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Бу чара халкыбызның традицияләрен торгызуга бер адым булып тора. Юкка гына: “Татарга ат беренче мәхәббәте кебек кадерле”, – дип әйтмиләр. Мөслимлеләр күңелендә атларга мәхәббәт яши икән, бу – райондашларыбызның батыр йөрәкле, тырыш булуларына дәлил. Фестиваль дәвамлы булса, ат тотучы мөслимлеләр саны да артыр, дип уйлыйм. 
“Җиз кыңгырау моңнары” фестиваленең төп өлеше җигүле атлар парады иде. Тройкага җигелгән атларга, бизәлгән кошевкаларга кем генә битараф калды икән?! Атлар парадын “Аргамак” ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче җайдаклар ачты. Зорька һәм Батыр кушаматлы татар атларын 13 яшьлек Мәрьям Шаммасова белән Инсаф Талыйпов иярләгән иде. Алар артыннан әлеге мәктәпнең тройкасы килде. Парадны авыл җирлекләреннән килгән җигүле атлар дәвам итте. Ат спорты мәктәбенең Будулай кушаматлы поние да алардан калышмады. 13 яшьлек Камил Маннанов аны кошевой чанага җигеп чыккан.
Авыл җирлекләре, район үзәгендәге балалар бакчалары, мәктәпләр кунакларны мул табыннар белән каршы алды. Кайнар коймак һәм башка тәм-томнан сыгылып торучы өстәлләрдә, пар чыгарып, самовар кайнады.
– Без бүген техникалар алга киткән чорда яшибез. Атларны эштә файдаланмасак та, аларга карата борынгыдан ук килгән ихтирамлы мөнәсәбәтебезне саклап яшибез, – ди Илүзә Хамматуллина.
– “Җиз кыңгырау моңнары” яшьлеккә алып кайтты. Без бит – тарантаслы атларда туй ясаган буын. Элек кызларны да, урлап, атка салып киткәннәр. Атсыз татарга хуҗалык тоту бик авыр булган. Безнең әткәйләр, бабайлар ат асраган, шуның белән утынын юнәткән, башка хуҗалык эшләрен башкарган. Бәйрәмдә яңгыраган “Җиз кыңгырау моңнары” җырына кушылып җырлыйсы килә, – диде үлән чәйләрен сатарга чыккан Бәһиҗә Баһауова.
– Мөслимлеләрнең бәйрәм оештыра белүләренә сокланам һәм ак көнләшү белән көнләшәм. “Каз өмәсе” фестивалендә дә гаҗәпләндергән иде алар. Табыннарының муллыгына шаккаттык. Бәйрәмнең бөтен нечкәлекләрен уйлап оештыра мөслимлеләр! Алга таба да бердәм, дус-тату булып яшәгез! Уңышларыгыз да, бәйрәмнәрегез дә дәвамлы булсын! – диде Казаннан килгән кунак, Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев.
Бәйрәмне район үзешчәннәре һәм фольклор ансамбльләр чыгышы бизәде. Милли киемнәр кигән үзәк китапханә кызлары әйлән-бәйлән уйнатты. Балалар өчен капчык киеп йөгерү, аркан тарту кебек уеннар оештырылды. Уеннар, җыр-биюләр белән көннең салкынлыгы да сизелмәде. Ә күңелдә көн дәвамында “Җиз кыңгырау моңнары” чыңлады.

Лилия Шәймиева

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев