Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Борынгыдан калган гадәт тарихларда язып куелган

Хәзерге Сабантуйлар программа­сында көч һәм зирәклекне, акылны сы­науга корылган спорт ярышлары да, әйтик, гер яки штанга күтәрү, волей­бол, шахмат һәм шашка бәйгеләре дә билгеле бер урын тота.

(Ахыры).

Мәйданда уздырылучы ярышларда, төрле уен-бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән һәм актив катнашкан кешеләргә бирелә торган бүләкләргә аерым тукталырга кирәк. Милли көрәштә беренче урын алган батырга элек кул станогында нечкәләп сугылган һәм гаҗәеп ма­тур итеп кулдан чигелгән кызыл баш­лы сөлге бүләк итә торган булганнар. Мондый сөлгеләрне, күз нурларын ку­шып һәм осталыгын күрсәтергә ом­тылып, кияүгә чыгучы яшь киленнәр әзерләгән. Өйдә тукыма сугу кулла­ныштан чыккач, буй җиткән кызлар килен булып төшкәндә, бүләккә дип, үзләре чигеп, матур итеп теккән зат­лы күлмәк алып килә башлаганнар. Ан­дый күлмәк шулай ук мәйданда батыр калган көрәшчегә һәм янә, җайдагына дип атап, иң алдан килгән ат башы­на кидерелгән. Ат яратканлыктан һәм, гомумән, бәйрәмдә миһербанлык, җылы мөнәсәбәт хөкем сөргәнлектән, чабышта иң артта килгән атның ялы­на да сөлге тагу гадәте булган.

Мәйданда ярышлар тәмамлангач һәм көрәштә кемнең батыр калуы билгеле булгач, традицион Сабан­туй бәйрәменең өченче этабына чи­рат җиткән. Анысы инде заманында җыен бәйрәменә дә хас булган һәм Са­бантуй бәйрәмендә сакланып дәвам иткән йола – яшь-җилкенчәкнең кич­ке уеннары рәвешендә узган. Яшьләр, җыен һәм Сабантуй көннәрендә рөхсәт ителгән иректән файдаланып, төрле җырлы-биюле уеннар оештырганнар. Түгәрәк әйләнеп яки пар-пар тезе­леп, шулай ук ике төркемгә бүленеп башкарыла торган мондый уеннар бер читтәге мәйданда, яисә, ягына карап, су яки урман, тау буенда үткәрелгән. Гадәт буенча, кайбер якларда яшьләр икенче кичне дә, кайчакта хәтта ике- өч көн рәттән күңел ачканнар, бер- берсе белән якыннан танышу, беренче мәхәббәт тойгыларының бөреләнүе һәм булачак никах мөнәсәбәтләренә нигез салыну да еш кына шушы иркенлек чо­рына туры килгән. Кайбер төбәкләрдә уеннарны карарга, үзләренчә яшьләргә күз-колак булырга дип, урта яшьтәге ата-аналар да килә торган була.

Ахыр килеп, традицион Сабантуй бәйрәме еш кына сабанга чыгу, я бул­маса, тиешле йолаларны саклап берен­че буразна яру йоласына барып тоташ­кан. Чәчүне башлап җибәрү яки буразна яру өчен ишле гаиләле ил агасы җәлеп ителгән һәм ул беренче буразнага, мул уңыш теләп, күкәйләр ташлый һәм дә сабан ашлыгы орлыклары сибә тор­ган булган. Авыл халкы исә, яңгырлар да яусын дип, басудан кайтучыларны басу капкасы төбендә өсләренә су си­беп каршы алган. Традицион Сабантуй бәйрәменең җыйнак, әмма тулырак ва­рианты әнә шулай тәмамланган.

Совет чорында традицион Сабантуй бәйрәменең җыен бәйрәме белән ку­шылып китүе, үткәрелүе вакыты үзгәрү һәм программасының өстәмә ярыш­лар, бигрәк тә спорт ярышлары белән тулылануы турындагы мәгълүматлар белән без алда таныштык инде. Сүз барган үзгәрешләргә өстәп, тагын шуларны әйтергә була. Барыннан да элек бәйрәмнең игеннәрдән мул уңыш теләүгә бәйләнешле сакраль функци­ясе кимеде һәм ул күбрәк рәвештә ял һәм бәйрәм итү, халыкны бергә туплау гамәленә әверелде. Бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү исә җәмәгатьчелек баш­лангычыннан рәсми оешмалар, шу­лай ук махсус рәвештә төзелә торган комиссия карамагына күчте. Моннан тыш, төрле чыгымнарны күтәрешү һәм кыйммәтле бүләкләр алу өчен югары­дан акча бүленү дә гамәлгә керде.

Билгеле, халкыбызның ил күләмендә танылган бәйрәмен әзерләү һәм уздыруда җитешсезлекләр дә юк түгел. Мәсәлән, спорт ярыш­ларын күпләп кертү белән мавы­гу, хәтта, хак булса, самолеттан па­рашют белән төшүгә кадәр барып җитү әлеге бәйрәмнең милли рухы белән яраша алмый. Бәйрәм барган җирдә сәүдә оешмаларының яше­рен рәвештә исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнү фактлары да бар. Белүебезчә, традицион Сабан­туй бәйрәмен ислам дине кушканча, татарларның һәрчак аек килеш кар­шылаулары бәхәссез. Шуңа күрә дә су­гыш-гауга һәм тәртип бозулар бәйрәм атмосферасы өчен хас булмаган. Ан­нары килеп, кәмит ясыйм дип, соңгы дәвердә кулланылышка кертелгән гамәлләр арасында эстетика һәм са­нитария таләпләре белән ярашмый торганнарын да атап күрсәтеп була. Мәсәлән, йөзең белән катык эченә чумып телең белән шунда салынган тәңкәне – вак акча эзләү. Һәм шунысы да бар: халык ризыкны шул рәвешле әрәм-шәрәм итүне хупламый. Яки менә хәтта авыл җирендә дә көрәштә батыр калган әзмәвердәй иргә, традициягә каршы барып, сарык тәкәсе урынына микродулкынлы мич яки чәй серви­зы бүләк итү һич тә урынлы түгелдер.

Сүзебезне йомгаклап, атаклы Са­бантуй бәйрәменең киләчәктә дә милләттәшләребезне шатландырып һәм бергә туплап яшәвен, озын гомер­ле булуын телим.

Марсель Бакиров, филология фәннәре докторы, профессор.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев