Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Милли йолалар

Бәйрәмнәр берләштерә

Узган атна чараларга бай булды. Май чабу (масленица) – православие динендәгеләр арасында традицион бәйрәмнәрнең берсе. Масленица – кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәме. Май чабу бәйрәме быел Рус Шуган авылында зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмдә район җитәкчелеге дә катнашты

– Бу бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә һәм төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте бик зур. Рус Шуган авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату гомер кичерә. Алга таба да дуслыгыбыз ныклы булсын! – диде районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.

Бәйрәмдә руслар да, татарлар да бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачты. Авылның үзәк мәйданында иртәдән үк дәртле җырлар яңгырады, коймак исе борынны кытыклады. Бала-чага бизәлгән җигүле атларда авыл урамнарын әйләнде.

– Май чабу җиде көн дәвам итә. Бу атнаның һәр көне исемләнгән. Якшәмбе, “Кичерешү” көнендә бәйрәмгә җыелган халыкның бер-берсеннән гафу, кичерү сораулары үзгә бер традициягә әйләнде. Бер-беребездән гафу сорадык, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Май чабуның төп атрибуты ул – коймак. Йола буенча кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. “Кичерешү” көненнән соң православие динендәгеләрнең 40 көнлек уразасы башлана. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 март саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев