Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Атлар килә ярышып...

Атны ярышка әзерләү ул бер айлык, хәтта бер еллык кына да эш түгел.

“Урожай” колхозында зоотех­ник булып эшләгәндә Фәнил Галиев берничә ел нәсел ат­лары белән дә эшли. Баш зо­отехник Зөфәр Солтанов кул астында атчылыкның байтак нечкәлекләренә төшенә ул, шул исәптән ат ярышларын оешты­ру һәм комментатор вазыйфа­ларына да. Район Сабантуенда узган ат ярышларын караучы­лар кайсы хуҗалык юртагы ал­дан чапканын гына түгел, атның кайдан килүен, ничә яшьтә бу­луын, ярышларда ирешкән дәрәҗәләренә кадәр хәбәрдар булды.

Тыңлап торганда гына рәхәт, ә бу кадәр мәгълүматны туплау өчен күпме вакыт һәм башкарган эшеңне ярату кирәк.

– Туксанынчы елларда атлар­ны Сабантуйга ныклап әзерли баш­ладык, – дип искә ала Фәнил Гали­ев. – Һәр хуҗалык үз атлары белән катнашырга тиеш иде. Атны ярыш­ка әзерләү ул бер айлык, хәтта бер еллык кына да эш түгел. Ат асрау­чылар моны яхшы белә. Шуңа күрә үз хуҗалыгында чабышкы-юрта­клар булмаса, җитәкчеләр атларны яки сатып ала иде, яисә башка берәр хуҗалыктан алып тора иде. Хәзер инде әйтергә ярыйдыр – бу хакта без, әлбәттә, белә идек. Наездникларның күпчелеге, жокейлар үзебезнекеләр булды. Хуҗалык җитәкчеләренең ат чабышлары белән кызыксыну­лары көчле булды, үз атлары өчен җан атып торалар иде. Заездларга бүлгәндә үзләре теләгән төркемнәргә керттерергә тырыштылар. Әмма без эшкә намуслы карадык. Шуңа күрә дә ат ярышлары халыкта зур кызык­сыну уята иде, дип уйлыйм. Бүләкләр дә бик саллы булды. Бер генә ат та бүләксез калмады, – ди күп еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсендә эшләгән белгеч.

Заездларга атлар яшенә карап бүленә: ике, өч, дүрт яшьлекләр – үз төркемнәрендә, биш яшьлекләр һәм зурраклар – аерым төркемдә чыгыш ясый. Ветеран көрәшчеләр булган кебек ветеран юртак-чабышкылар да бар.

Мөслимдә тәрбияләнгән чабыш­кылар саны 20-25 башка җиткән ул чорларда. Чиста токымлы чабыш­кылар дүрт-биш башка җыелган. “Урожай” колхозы үзләрендә туып, үзләре үстергән атлар белән хәтта республика һәм башка өлкәләрдә уз­ган ярышларда призлы урыннар яу­лаган. Шулай ук “Трудовик” тәҗрибә- җитештерү хуҗалыгы, “Правда” кол­хозы да атлары белән данлыклы бул­ган.

– Сабантуйда финалда җиңүчеләргә мотоциклга кадәр бүләк иткән вакытлар булды. Суыткыч, те­левизор, микродулкынлы мич, ве­лосипед, келәм кебек бүләкләрне көрәшчеләр белән беррәттән ат ярышларында җиңүчеләр дә алды. Наездниклар, жокейлар үзләренең хезмәтенә бирелгән бәядән канәгать калды, алар тарафыннан зарлар ишетелмәде, – ди дистә елга якын район Сабантуенда ат ярышларында комментатор вазыйфасын башкарган Фәнил Галиев. Борынгы гадәт буенча иң соңыннан килгән ат та бүләксез калмаган.

Фәнил Галиев атларны яра­тып тәрбияләгән Исламгали ага­ны, Мирзаҗан Хәйдәровны, Сәлим Сәхбетдиновны, бүген дә ат спор­тын үстерүгә зур көч куючы Фаза­ел Вәлиевне рәхмәт хисләре белән искә алды.

Элек Сабантуйга тройкалар әзерлиләр иде, ди хезмәт ветераны. Бизәлгән атларда гармун моңнары астында кыр батырлары мәйдан ура­ган. Бу игенчеләрне данлау һәм гомер бакый крестьянның төп ярдәмчесе булган атларны да мактау булган.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев