Олы Чакмак мәктәбе укучылары интернат-йортта Сабантуй бәйрәме үткәрде
Мәктәп укучылары өлкәннәр өчен бай эчтәлекле мәдәни-күңел ачу программасы әзерләгән
Россия халыклары бердәмлеге елы һәм «Игелек юлыннан» проекты кысаларында Олы Чакмак төп мәктәбе укучылары Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен истәлекле Сабантуй бәйрәме оештырды.
Чара тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, «Тылсым» волонтерлар отряды җитәкчесе Миңнур Нәгыймова һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе, Алдынгылар хәрәкәте остазы Инзилә Шакирова җитәкчелегендә узды. Мәктәп укучылары өлкәннәр өчен бай эчтәлекле мәдәни-күңел ачу программасы әзерләгән.

Бәйрәм кунаклары күңелле уеннарда, конкурсларда, эстафеталарда катнашты, халык җырлары һәм биюләре белән үрелгән концерт номерларын тамаша кылды. Ихлас аралашу, елмаюлар һәм күтәренке кәеф чарага аерым җылылык өстәде.
Аеруча күңелләргә үтеп кергән мизгелләрнең берсе – июнь аенда туган көннәрен билгеләп үтүче интернат-йортта яшәүчеләрне тәбрикләү булды. Мәктәп балалары әзерләгән бүләкләр һәм җылы теләкләр әби-бабайларга бәйрәм рухы бүләк итте.

«Мөслим интернат-йортында яшәүчеләр яшь волонтерларга игътибарлары, кайгыртучанлыклары һәм оештырган матур бәйрәм өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга күңелле һәм файдалы җәйге каникуллар теләделәр», – дип хәбәр итәләр Олы Чакмак төп мәктәбеннән.
Билгеләп үтик, «Игелек юлыннан» проекты Олы Чакмак төп мәктәбенең Алдынгылар хәрәкәте башлангыч бүлекчәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.


Фотолар: Олы Чакмак төп мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев