«Замандаш» театры тамашачыларга комедия тәкъдим итте
14 ноябрьдә Иске Карамалы мәдәният йорты сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» лирик комедиясен уйнадылар
Геройларны оста гәүдәләндергән «Замандаш» халык театры артистлары тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Спектакль авыл мәдәният йортларының үзешчән театр коллективлары арасында барган район бәйгесе кысаларында куелды. Бәйге авыл сәхнәләрендә милли театр традицияләрен дәвам итәргә, яңа сәхнә талантларын ачарга мөмкинлек бирә.
«Замандаш» коллективына алдагы чыгышларында уңышлар телибез!
Фотолар – район мәдәният йортыннан.
Нет комментариев