З. Басыйрова исемендәге мәдәният йортында балалар иҗаты бәйрәме
Мәдәният

З. Басыйрова исемендәге мәдәният йортында балалар иҗаты бәйрәме

Район башлыгы Альберт Хуҗин сәнгать мәктәбендә белем алучылар һәм укытучылар белән горурлануын белгертте, иҗади уңышлар теләде

Ватанны саклаучылар елы кысаларында З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең иҗади-отчет концерты үтте.

Бәйрәм концерты алдыннан килгән кунаклар өчен осталык дәресләре күрсәтелде. Укучылар әзерләгән рәсемнәр, кул эшләреннән торган күргәзмәне карарга мөмкинлек бар иде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин сәнгать мәктәбендә белем алучылар һәм укытучылар белән горурлануын белгертте, иҗади уңышлар теләде.

Моңлы җыр-бию, нәфис сүз, уен коралларында үз осталыкларын күрсәткән укучыларны тамашачылар алкышларга күмде. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза. 

Динар Нуретдинов, Рәмилә Сәләмова фотолары 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев