Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәдәният

Театр сәнгатенә мәхәббәт

Театр сәнгате – үзе бер сихри дөнья. Юкка гына бөек Тукаебыз: “Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә”, – дип язмаган

Театр – тормыш көзгесе. Метрәй, Мөслим халык театрларында  эшләгән Синара Яббарова белән әңгәмәбез театрның роле, әһәмияте хакында.

– Синара Ягъфәровна, сез – һөнәрегез буенча укытучы. Театр юнәлешенә ничек кереп киттегез?

– Элек-электән авылларда спектакльләр кую гадәте булган. Әнием Зәнфирә спектакльләрдә катнаша һәм бик матур җырлый иде. Тавышы көчле булганга, аңа күпвакыт җырлы рольләрне бирәләр иде. Әниемнең спектакльләрдә уйнавын күреп үскәнгә микән, мин кечкенәдән пьесалар укырга яраттым. Салауз-Мухан авылының укытучылар коллективы театр коллективы буларак та билгеле иде, без аларның уйнавын күреп үстек. 8 сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керергә теләгән идем, әнием каршы килгәч, теләгемнән кире кайттым. “Үзәк” совхозы да степендиат буларак Казан мәдәният институтына укырга керергә тәкъдим итте, риза булмадым. Шулай да театрга мәхәббәт сүрелмәде. 1997 елда Метрәй урта мәктәбенә эшкә кайткач, авыл мәдәният йорты директоры Дамир Сәетов тәкъдиме белән, укытучылар белән Фәнис Яруллинның “Мәхәббәт яңгыры” хикәясен сәхнәләштердек. Укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим, шулай да сәхнәдә мин ял итәм, энергия алам.

– Сәхнәләштереләчәк әсәр ничек сайлана? Моның билгеле бер кагыйдәсе бармы?

– Сәхнә әсәрләрен сайлаганда, аның эчтәлегенә игътибар итәм. Комедияме ул, драмамы – әсәрнең тәрбияви роле мөһим. Аннан бу образга кем туры килер микән, дип уйлыйсың. Театр халыкны тәрбияләргә тиеш. Метрәй халык театры белән Юныс Әминовның “Язылмаган законнар”, Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” комедиясен, Туфан Миңнуллинның “Сөяркә”, райондашыбыз Фоат Садриевның “Безнең авыл кызлары”, “Кондырлы кодачасы”н сәхнәләштердек. Барысы да – тамашачылар күңеленә кереп, уйланырга мәҗбүр иткән әсәрләр.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз.

Фото – Синара Яббарованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев