Татар җәмәгатьчелеге танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәеновны соңгы юлга озатты
Мәрхүмне Киндери зиратында (Казан, Дорожная) җирләделәр.
500дән артык җыр авторы, Татарстан театрларының 80нән артык спектакльләренә көй һәм инструменталь музыка язучы композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәеновның, каты авырудан соң, 67нче яшендә вафат булуы билгеле булды. Бүген аның белән Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә хушлашу мәрасиме узды.
Мәрхүм белән хушлашырга бик күп кеше килгән иде. Алар арасында дәүләт вәкилләре, театр әһелләре, язучылар һәм җырчылар да бар.
Мәрхүмне Киндери зиратында (Казан, Дорожная) җирләделәр.
Азат Гаян улы Хөсәенов – 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. 4 яшендә гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күчә, Мөслим районы үзәгендә, Яңа Усыда яши. Бишенче сыйныфны тәмамлагач (1970), Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1978 елда тромбон классын (укытучысы профессор Шамил Низаметдинов) тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый.
Беренче курсны тәмамлагач та, Камал театрына музыкант булып эшкә урнаша. Шунда беренче җырларын яза: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара). 1983-1984 елларда Мәскәүдә хәрби оркестрда армия хезмәте үтә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный. Хезмәт кенәгәсендәге беренче язу – Яңа Усы авыл клубы сәнгать җитәкчесе.
Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура» спектакленә (1989) халык көенә охшатып җыр яза. «Казан егетләре» спектакленә җырлар яза (1990). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һ.б. татар театрларының җитмештән артык спектакленә көй язган (шул исәптән, Илдар Хәйруллинның «Ничарадан бичара», Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»). «Әкият» курчак театрының татарча да, русча да тамашаларына көйләр иҗат итә. «Татармультфильм» оешмасы иҗат иткән мультфильмнарның да көе – Азат Хөсәеновныкы. Шулай ук Минзәлә театры («Биана»), Әлмәт театры (Зөлфәт Хәкимнең «Террорист» әсәре) белән дә хезмәттәшлек итә. Ун ел Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның «Зәйнәб-Зөфәр» төркеме белән эшли, гастрольләргә йөри.
Чыганак һәм фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев