Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәдәният

Рүзәл Минһаҗевның «Егет без!» дип исемләнгән икенче шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе үзды

Рүзәл Минһаҗев үзенең бу китапка кергән мәгънәле, матур шигырьләрен укыды, тәүге тапкыр туган авылы Метрәйгә багышланган җырын җырлады

Метрәй авылы китапханәчесе Римма Даутова авыл мәдәният йортында авылым дип өзелеп торучы, Метрәем дип җан атучы, тормыш авырлыкларыннан курыкмаучы, яшь, киң күңелле, талантлы шагыйре Рүзәл Минһаҗевның "Егет без!" дип исемләнгән икенче шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрде. Кичә башлангыч мәктәп укучыларының һәм авыл үзешчәннәренең матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәгә мөхтәрәм кунаклар, авылдашлар, шагыйрьнең гаиләсе, аны укыткан укытучылары, күршеләре, дуслары чакырылган иде. Алар һәрберсе Рүзәл белән булган кызыклы истәлекләре, теләкләре белән уртаклаштылар. Китапханәче китапның һәр бүлеге, шагыйрьнең әйтергә теләгән матур фикерләре белән эзлекле таныштырып барды. Рүзәл Минһаҗев үзенең бу китапка кергән мәгънәле, матур шигырьләрен укыды, тәүге тапкыр туган авылы Метрәйгә багышланган җырын җырлады.
Соңыннан кичә авыл китапханәсендә әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.

Фотолар - Метрәй авылы китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев