Палестина безнең йөрәкләрдә
Мөслим туган якны өйрәнү музеенда яңа экспозиция ачылды. Күңелләрне айкый, бәгырьләрне телгәли, уйландыра, бәхәсләр кузгата торган үзенчәлекле күргәзмә булып чыкты ул
“Император Православие Палестина җәмгыяте” халыкара иҗтимагый оешмасының Чувашия төбәк бүлеге Мөслим туган якны өйрәнү музее белән берлектә “Палестина безнең йөрәкләрдә” исемле халыкара картиналар күргәзмәсе оештырды. Ул 20 гыйнвар көнне эшли башлады. Аны ачу тантанасына Азия һәм Африка халыклары белән хезмәттәшлек буенча Россия комитетының Чувашия Республикасындагы вәкиллеге директоры, хокук фәннәре докторы Бассам Фатхи Аль-Балауи килде.
Чараны районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Символик кызыл тасма киселгәннән соң район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов күргәзмәне оештыруда башлап йөргән Бассам Фатхи Аль-Балауига район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
– Россия белән Палестинаны мең еллык тарих җепләре бәйли. Христиан динен кабул иткәннән бирле Палестина бик күп хаҗиларны үзенә тартып торучы үзәк булды. Дөнья рәссамнарын да ул фәлсәфи образлар, рухи кыйммәтләр чыганагы буларак үзенә җәлеп итте. Әлеге күргәзмә җирлегебездә яшәүчеләргә Палестина халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнү, җир йөзендә тату яшәү, тынычлыкның кадере турында тагын бер кат уйлану мөмкинлеге бирәчәк, – диде ул.
Бөтен Россия буйлап сәяхәт итүче күчмә күргәзмә – Мөслим җирлегендә 128нчесе. Социаль яктан әһәмиятле булган “Палестина Россия һәм дөнья рәссамнары күзлегеннән” исемле проектның бер өлеше булган әлеге экспозициядә әле Россиянең бер генә шәһәрендә дә күрсәтелмәгән 37 сынлы сәнгать әсәре тәкъдим ителә. Швеция, Иордания, Сирия, Россия рәссамнары иҗат иткән сәнгать әсәрләре арасында Әлмәт, Яр Чаллы, Мөслим осталарының да эшләре урын алган. Алардагы һәрбер штрих, һәр деталь Палестина җирләренең тере атмосферасын тапшыра, илнең күпгасырлык мәдәнияте, тарихы, халык кичерешләре турында сөйли.
Гөлназ Җәлилова фотолары
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев