Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары Лениногорск шәһәре мәдәният сараена ачык ишекләр көненә бардылар.
Мәдәният

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары Лениногорск шәһәре мәдәният сараена ачык ишекләр көненә бардылар.

Иҗади очрашу мастер-класс белән тәмамланды

17 февраль көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең "Беләзек" вокаль ансамбле (җитәкчеләре - Гөлнур Фәхретдинова, Айгөл Шәйгарданова) Лениногорск шәһәре мәдәният сараена ачык ишекләр көненә бардылар.

- "Талант" вокаль студиясе җитәкчесе Рәмзия Галимова белән иҗади очрашу яшь талантларга сәнгать эшчәнлегенең бәяләп бетергесез тәҗрибәсе һәм һөнәри "серләре" белән уртаклашу мөмкинлеге бирде. Иҗади очрашу остаздан мастер-класс белән тәмамланды. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары үзләренә киләчәктә иҗади һәм һөнәри үсештә ярдәм итәчәк кыйммәтле киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар. Алар Лениногорск музыка көллиятендә дә экскурсиядә булдылар, - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - балалар сәнгать мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев