Моңлы лирика иясе
Мөслим туган якны өйрәнү музеенда Сәгыйдә Сираҗиеваның “Минем Татарстаным” исемле иҗат күргәзмәсе ачылды
Музейның күргәзмәләр залы буш тормый. Бу көннәрдә анда якташыбыз, Метрәй авылы кызы, ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Сәгыйдә Сираҗиеваның картиналары урын алды. Биредә Сәгыйдә ханымның милли темага иҗат иткән әсәрләре тупланган: графика, риваятьләр, дастаннар буенча эшләнгән серияләр, тарихи теманы үз эченә алган картиналар урнаштырылган.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, Яр Чаллы шәһәренең беренче санлы сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхуллова, рәссамнар Мадъяр Хаҗиев, Әбүзәр Габдрахманов, Илгиз Фәтхуллин, аның тормыш иптәше Рият Мөхәмәтдинов катнашты.
– Метрәй җирлегенең суы шундыймы, таулары тәэсир итәме – безнең җирлектә талантлар күп. Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен. Иҗатыгыз белән хозурланабыз һәм горурланабыз, – диде Марина Бәдретдинова, тантананы ачып.
Иҗатка хирыслык, сәнгатькә мәхәббәт кечкенәдән булган Сәгыйдә ханымда. Шигырьләр яза ул.
– Татар халкының 99 проценты шигырьләр яза дип укыдым кайдандыр. Без – бик талантлы халык, дигән сүз бит бу. Рәсемнәр ясау тормышымда булган фаҗигале вакыйгалардан соң килеп чыкты. Әнием артыннан сеңлем вафат булды. Ярты ел саен якын кешеләрне, дусларны югалтырга туры килде. Болар мине уйлап эшләргә өйрәтте, иҗатка этәргеч булды. Кечкенә чактан ук хыялларга бай булсам да, рәссам буларак үземне тиз генә таптым дип әйтә алмыйм. Соңлап, өлгереп кенә, 37 яшемдә сынлы сәнгатькә килеп кердем. Күрәсең, рәссам булу хыялы бик төптә – тирәндә яшеренеп яткандыр, – ди ул, сәнгатькә юл башын барлап.
Сәгыйдә Сираҗиева 1959 елда Метрәй авылында туган. Ул – рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинованың сыйныфташы. Бергә Лениногорск педагогия училищесында белем алганнар.
Бүгенге көндә Сәгыйдә ханым Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. Гомерен педагогикага багышлаган мөгаллимә 1990 елдан бирле балалар сәнгать мәктәбендә белем бирә. Бер үк вакытта сәнгать юнәлешендәге шәһәр методик берләшмәсен, мәктәп методик советын җитәкли. Күргәзмәләр үткәрү, сәнгать мәктәбендә аерым жанрлар буенча авторлык программалары эшләү, интернетта “Рәссамнар һәм педагоглар” төркеменең администраторлык вазифалары да бар. Аның укучылары, халыкара бәйгеләрдә катнашып, сәнгать мәктәбенә дан китерә. Шәкертләре арасында мәдәният идарәсе стипендиатлары да бар. 60тан артык укучысы Санкт-Петербург, Турин (Италия), Болгария, Казан, Мәскәү, Ижевск, Яр Чаллы югары уку йортларында укып, тормышын сәнгать белән бәйләгән. Болар барысы да аның тормышын тынгысыз, җаваплы һәм шул ук вакытта вакыйгаларга бай итә. Яшь буынның зәвыгын тәрбияләүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, милли сәнгатьне үстерүдәге зур өлеше өчен “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Бүген инде С. Сираҗиеваны Чаллы шәһәренең 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы гына түгел, ә төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә катнашучы рәссам буларак та беләләр. Аның картина репродукцияләрен халыкара, бөтенроссия, республика, шәһәр күргәзмәләре уңаеннан басылган 30дан артык каталогта күрергә мөмкин. Ул – милли сәнгатьне пропагандалауга йөз тотучы “Тамга” иҗат төркеме әгъзасы да.
2009 елда Сәгыйдә ханым Төркиянең Самсун һәм Амасия шәһәрләрендә узган “ТӨРЕКСОЙ” төрки телле рәссамнарның XII Халыкара иҗат лабораториясендә булып кайта. Лабораториянең эш нәтиҗәләре буенча халыкара премиягә тәкъдим ителә. Румыниядә яшәп иҗат итүче кырым татары, шагыйрь Мурат Танер 2013 елда, халыкара шигырьләр антологиясен бизәр өчен, Сәгыйдә Сираҗиеваның иллюстрацияләрен файдалана.
“Татарларда рәссамнар күп, әмма мин тирән эчтәлекле темаларны алып, аларны гель-каләм техникасында башкаручы шушы рәссамга өстенлек бирдем. Бу техника, аклы-каралы төсмерләрдә басылган гравюра кебек, картинаның эзлеклелеген сакларга ярдәм итә”, – ди Мурат Танер.
Китапка сүз башы язган профессор Рам Кришна Сингх: “Сәгыйдәнең кирәгеннән артык камил сәнгате ул – эчке рух тантанасы. Ул серле җанны, яки җанның нечкә кылларын Шәрык һәм Гареб динамикасы белән берләштерә. Сәгыйдәнең тирән, нәфис иллюстрацияләре – вакыт-вакыт мистик риторика элементлары булган Рух авазы кебек”, – дип бәя бирә. “Метрик үзгәртеп корулар” һәм “Артка борылып кара” китапларындагы иллюстрацияләре өчен рәссам “NazarLOOK” (Назар Лук) журналының сынлы сәнгать өлкәсендәге халыкара премиясенә лаек була.
Рәссам беркемне дә кабатламый: үз стилендә иҗат итә. Бер яктан гаҗәеп нәфис графикасы белән таң калдырса, икенче яктан “ковер” техникасында ясалган картиналары сокландыра. Һәр әсәре моңлы лирика белән белән сугарылган. Аларда милли тема өстенлек итә.
– Күргәзмәдә Алтын Урда чорына, Сөембикәгә, Йосыф-Зөләйха, Сак-Сокка – гомумән, татар милли сәнгатенә, әдәбиятына багышланган эшләр урын алды. Туган ягымда әсәрләремне халыкка күрсәтә алуыма бик шатмын! Якташларыма рәхмәт! Биредә безне бик җылы каршы алдылар, бик җылы сүзләр ишеттем. Болар миңа тагын да яхшырак эшләр өчен этәргеч булып тора, – диде Сәгыйдә Сираҗиева.
Киләчәктә “Милли моң”, “Туган тел”, “Күңелем Тукай белән сөйләшә” һ.б. әсәрләрдән торган Тукай сериясен дә алып килергә теләге барлыгын белдерде рәссам.
– Әлеге күргәзмәгә татар теле укытучыларына, һичшиксез, килергә, монда дәресләр үткәрергә кирәк. Биредә урын алган һәр картина – милли тарихыбызның сәнгатьчә чагылыш үрнәге, – дип, фикерен белдерде мәгариф ветераны Роза Низамова.
Сәгыйдә ханым татар әдәбияты дәреслегенә кертелгән “Ана йөрәге” картинасын Мөслим туган якны өйрәнү музеена бүләк итте. Күргәзмә тәмамланганчы, рәссам тормыш иптәше Рият Мөхәмәтдинов белән бергә осталык дәресе үткәрергә вәгъдә бирде.
Һөнәри осталык, табигый сәләт, максатчанлык, кешелеклелек – Сәгыйдә Фәүзетдин кызының иҗат һәм укытучылык эшчәнлеге әнә шундый ныклы нигезгә корылган. Аның милли рух һәм моң белән сугарылган иҗат күргәзмәсе октябрь аена кадәр эшләячәк.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев