Мәдәният. Дайджест
Башка еллардагы кебек үк, 2025 елда да Мөслим районында мәдәни чаралар күп булды. Аларда халык актив катнаша. Ел саен кабатланучы бәйрәмнәр белән беррәттән, бары тик бездә генә үтә торган чаралар да югары оешканлык белән үтә.
2025 ел башында һәм ахырында Мөслим өчен уникаль бәйрәм – “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале уздырылды. Быел җигүле атлар парады белән беррәттән, конкур һәм джигитовка кебек тамашалар беренче тапкыр күрсәтелде. Әлеге фестивальгә кушылып киткән “Каз өмәсе” бәйрәмен дә Мөслим кунаклары һәм райондашларыбыз бик ярата. Бу көнне “Яшьлек” спорткомплексында ярминкә-күргәзмә эшләде, театральләштерелгән күренеш күрсәтелде, мастер-класслар үтте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән "Татарстанда - җәй" республика проекты кысаларында Мөслимнең Пушкин урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында үзенчәлекле зур бәйрәм булды. Мөслимлеләр яңа төр тамаша – ачык һавада иммерсив спектакль карадылар.
Әлеге проект кысаларында Мөслимдә тагын бер чара – “Безнең ишегалды – яхшы күршелек” фестивале узды. Ул киң күңелле күршеләрне, күршеләре өчен матур урыннар ясаучы ишегалды хуҗаларын бергә җыйды.
Мөслимдә татарлар, руслар, марилар һ.б. милләт вәкилләре йолаларны саклап дус һәм тату яшиләр. Традицияләргә тугры калып, районда Раштуа, Май чабу, Троица, Питрау, Ураза һәм Корбан гаете кебек милли һәм дини бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә. Мөслимдә 5нче мәчеткә нигез салыну шулай ук зур вакыйга булды.
Милли бәйрәм – Сабан туе, Авыл көннәре барлык җирлекләрдә дә оешкан төстә үтте. Мөслим Сабан туена кунаклар аеруча яратып кайталар һәм күңелле ял итәләр.
Мәдәни чаралар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы булуы истә тотып оештырылды. Традициягә әверелгән “Әдәбият һәм сәнгать көннәре” районда ел саен зур оешканлык белән уза. Ике дистәгә якын язучы, шагыйрь, журналист ел саен районда барган үзгәрешләр белән танышып, укучылар белән очрашып китәләр.
Районыбызда өченче ел рәттән зур музыкаль чара – “ЫкРок” фестивале узды. Балалар һәм яшьләр өчен ямьле Ык буенда оештырылган зур бәйрәмдә төрле шәһәрләрдән һәм районнардан 44 рок-төркем катнашты.
Яшьләр көнендә Мөслимгә мотоцикл сөючеләр - Казан шәһәренең "Мототатарин" байкерлар клубы әгъзалары кунакка килде. Алар "Мөслим йөрәге" скверында яшьләр белән аралашты,
Мәдәниятне үстерү, аның киләчәген тәэмин итү юнәлешендә Мөслим балалар сәгать мәктәбендә зур эшләр башкарыла. Әлеге мәктәп укучылары һәм укытучылар көче белән әзерләгән номерлар – һәр чараның бизәге булып тора.
Мөслимнең туган якны өйрәнү музее якташларыбызның иҗатын халыкка җиткерү өчен армый-талмый хезмәт куя. Ел дәвамында биредә дистәгә якын рәсем һәм кул эшләре күргәзмәләре эшләде.
Китапханәләр дә халыкны агарту, рухи-мәдәни байлыгыбызны саклау юнәлешендә зур эш башкаралар. Биредә районыбызда яшәүче каләм ияләренең яңа китапларына презентацияләр, язучылар һәм сәхнә осталары белән очрашулар еш була.
Районның мәдәният йортларында узган һәр чара тулы залларда уза. Ел саен бездә театр коллективлары куйган спектакльләр, смотр концертлары үзешчәннәрнең уйнауларын һәм чыгышларын алкышларга күмә.
Мөслимдә ел саен нәниләрнең талантларын ачу максатында “Яшь бөреләр” бәйгесе үтә. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу этабын да балалар зур түземсезлек белән көтеп ала, аңа җентекләп әзерләнә.
2025 ел артта калды. Яңа елда районыбызда яшәүче халыкларның рухи-мәдәни байлыкларын саклауда мәдәният учаклары – сәнгать мәктәбе, китапханә, мәдәният йортлары, музей хезмәткәрләренә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев