Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Кырымда ял итеп кайттылар

Кырым Республикасының “Ак Барс Форос” яшьләр үзәге базасында 14 июльдән 2 августка кадәр “Йолдызлык” республика яшьләр фестиваленең иҗади сменасы узды

Татарстан Республикасының иң яхшы иҗат коллективлары чакыру алган сменада районыбызның “Мизгел” хореография коллективы да ял итте.

– Фестивальдә катнашучылар ике атна Кара диңгез буенда ял итте, иҗади номерлар әзерләде, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россиянең атказанган артисты Раилә Гарипова, җырчы һәм педагог, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина үткәргән мастер-классларда катнашты. Моннан тыш, балалар өчен Кырымның иң әһәмиятле урыннарына экскурсияләр оештырылды. Алар Севастопольдәге “35нче яр буе батареясы” тарихи-мемориаль комплексында, Алупкадагы Воронцово сараенда, Бахчасарай шәһәрендәге Хан сараенда булдылар. Бик дулкынландыргыч, мавыктыргыч ял булды. Балаларның күзләрендә кызыксыну күреп, сөендем, – ди “Мизгел” хореография коллективы җитәкчесе Ксения Нәбиева.

Фестиваль концертларында катнашу балалар өчен иң җаваплы мизгелләрнең берсе булган. “Йолдызлык” фестиваленең Бахчасарай мәдәният йортында узган зур иҗади концертында да безнекеләр сынатмаган. “Уйныйк әле!” татар биюен тамашачылар да, жюри да яраткан.

– Безнең смена Хәрби диңгез флоты көненә туры килде. Севастополь герой-шәһәрендә Флот офицерлары йортында узган бәйрәм концертында чыгыш ясау безнең өчен көтелмәгән булды һәм шул ук вакытта горурлык хисләрен уятты. Мәртәбәле кунаклар чыгышыбызны алкышларга күмде. Кунаклар арасында ТР яшьләр эшләре буенча министр Ренат Садыйков, I ранг капитаны, Севастопольнең атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Пискайкин да бар иде, – ди Ксения Нәбиева.

500дән артык тамашачы: хәрбиләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, шәһәр халкы өчен райондашларыбызның биюе башкаларныкыннан үзгә булуы белән аерылып торган. Флот офицерлары йортында чыгыш ясау флот традицияләренә хөрмәт күрсәтү һәм диңгез чикләрен саклаучыларга рәхмәт белдерү дә бит әле ул.

– “Йолдызлык” иҗат сменасында катнашырга тәкъдим иткәч, сөендек һәм шул ук вакытта бик дулкынландык та: зур сәхнәдә Мөслим районы данын якларга кирәк бит! Смена бик матур булды. Безнең бер генә минут та буш вакытыбыз булмады. Һәр көнне балалар белән иҗади номерлар әзерләдек, мастер-классларда катнаштык. Безнең балалар иң кечкенәләре булса да, үзебезне лаеклы итеп күрсәтә алдык, – ди Ксения.

– Иҗади смена йомгаклары буенча “Мизгел” хореография коллективының һәр әгъзасына Севастопольнең “Артист-патриот” билгесе һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хореография коллективы җитәкчесе Ксения Нәбиева Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, Бахчасарай районы башлыгының, Севастополь диңгез берәмлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Кырымның һәм Татарстанның мәдәни элитасын тәрбияләүгә зур өлеше кертүе өчен бирелгән әлеге бүләкләр районыбызның дәрәҗәсен күтәрә, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фидания Шәймәрданова.

Ксения Нәбиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев