Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Күңелем Тукай белән сөйләшә

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда шул исемдәге картиналар күргәзмәсе ачылды

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, Метрәй авылы кызы, ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Сәгыйдә Сираҗиева һәм аның тормыш иптәше, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б. Урманче премиясе лауреаты, ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Рият Мөхәмәтдиновның “Күңелем Тукай белән сөйләшә” исемле картиналар күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмәне ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова катнашты.

– Бу көннәрдә бөтен татар дөньясы, республикабыз, районыбыз халкы Тукай рухы белән яши. Районыбызда Г. Тукайның тууына 140 ел тулу вакыйгасын зурлап билгеләп үтү өчен төрле чаралар планлаштырылган. Әлеге күргәзмә – шуларның берсе. Бүген күңелләребезне милли рух белән баетып, бөек Тукаебызга, милләтебезгә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә, тарихына тирән ихтирам һәм ярату хисе белән сугарылучы картиналарны үз күзләребез белән күрү, аларны иҗат иткән авторлар белән аралашу мөмкинлеге булу – бик зур бәхет. Әлеге мөмкинлекне булдырган хөрмәтле рәссамнарыбызга, музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт! – диде ул.

“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар рус һәм татар телләрендә Г. Тукай шигырьләрен сәнгатьле укыганнан соң, рәссамнар сүз алды.

Б. Урманче премиясенә тәкъдим ителеп, кызыксындыру бүләге алган, катлаулы техника белән эшләнгән “Милли моң” триптихы күргәзмәнең үзәк урынын алып тора. “Милли моңнар” шигырен укыганнан соң туган хисләрен Сәгыйдә ханым әлеге картинага төп мәгънә итеп салган.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 24 апрель саныннан укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев