Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Йолдызлыкта йолдызлар кабына (Фоторепортаж)

“Созвездие – Йолдызлык” фестивале мөслимлеләргә быел да җиңүләр алып килде.

Татарстан Республикасы Рәисе патронажы астында узучы, ике дистә еллык тарихы булган “Созвездие – Йолдызлык” ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада фестивален быел да түземсезлек белән көтеп алдык. Мәдәният, сәнгать дөньясында кайнаучы күп кенә танылган шәхесләргә беренче адымнарын ясарга булышкан, зур сәхнәгә чыгарга ярдәм иткән легендар конкурс – сәләтле егет-кызларыбыз өчен зур имтихан. Ул быел 23нче тапкыр узды.
Беренче сайлап алу турлары районда, гадәттәгечә, алты зонада узды. Үз яшь категорияләрендә вокал-соло, вокаль ансамбльләр, конферанс, хореография номинацияләрендә җиңү яулаган иң-иңнәр – 400дән артык бала 23 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган гала-концертта катнашу хокукын алдылар. Шул рәвешле Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган зур бәйрәм концертын тагын да ямьләп, яраткан әтиләренә, бабаларына һәм абыйларына искиткеч матур бүләк ясадылар. 
Чара Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укучылары чыгышы белән башланды. Хәрби киемнәрдән марш атлаучы егет-кызлар сәхнәне генә түгел, залны да тутырды. Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын бергәләп җырлау күңелдәге ватанпәрвәрлекне, бердәмлегебезне һәм көчебезне тагын бер дәлилләде кебек. Район башлыгының бәйрәм тәбрикләүләрен яшь талант Василий Пупышевның “Солдатта булган диләр” җыры бизәде. Дияз Әхмәтҗанов башкаруында “Встанем” җырын бер генә тамашачы да урында утырып тыңлый алмады. Әлеге җыр бүгенге эчке халәтебезне сурәтли. Ул мобилизацияләнгән райондашларыбызга сәлам булып барып ирешсен. 
Бию сәнгате белән янып йөрүче балалар – безнең горурлыгыбыз. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында гына да дүрт бию ансамблендә 200дән артык бала шөгыльләнә. Моннан тыш балалар сәнгать мәктәбендә эшләүче “Тукай бизәкләре”, “Асса” төркемнәре уңышлары белән сөендерә. Мөслимдә генә түгел, авылларда да бу юнәлештә эш бара. “Бөтерчекләр” (Тат. Бүләр), “Салават күпере” (Яңа Усы), “Росинка” (Рус Шуган), “Сәйлән”, “Сердәшләр” (Иске Карамалы) ел саен үзенчәлекле биюләре белән фестивальне бизи. Авыллар турында сүз чыккач, Югары Табын, Әмәкәй авылларындагы “Гөлләр” һәм “Тамчылар” вокаль ансамбльләренә дә тукталып үтәсе килә. Егет-кызларны туплап, җыр-бию серләренә төшендерүче коллектив җитәкчеләренә аерым рәхмәт! 
Ретро-композицияләр, туган як турында җырлар аша яшь сандугачларыбыз җирлегебезгә, илебезгә булган хөрмәт хисләрен белгертте. Үзләрен конферанс (концертны алып баручы) номинациясендә сынаучылар, гала-концертка ямь өстәп, конкурсантларга терәк булды. Берничә ел рәттән фестивалебезнең бизәге булган, тамашачыга яхшы таныш талантлар, әле яңа гына иҗади юлын башлап килүче сәләтле балалар бер команда булып чыгыш ясады. 2,5 сәгатькә сузылган концерт бер сулышта узып китте. 
Район зонасында җиңү генә түгел бит әле, республика зона туры бар. Быел ул 28 февраль – 1 март көннәрендә Җәлил бистәсендә узды. Югары квалификацияле күпсанлы жюри, бәйгене дөньяның һәр ноктасыннан карап була торган онлайн трансляция, көчле көндәшләр. Менә ичмаса “көрәш кыры” бу! 
Мөслимлеләр данын яклап чыгыш ясаган 196 катнашучы әлеге сынауны “бик яхшы” билгесенә тапшырды дип әйтергә була, чөнки бер генә районнан да дүрт бию төркеменең башкалага чакыру алганы юк! Нәтиҗәдә хореография номинациясендә үз яшь төркемнәрендә “Мизгел” (җитәкчесе – Ксения Нәбиева), “Тукай бизәкләре” һәм “Асса” ансамбльләре (җитәкчеләре – Ольга Нуруллина һәм Булат Солтанов) беренче урынны яулады. “Түбәтәй” бию төркеме (җитәкчеләре – Ксения Нәбиева һәм Ләйсән Исламова) өченче урынга чыкты. 
Вокал-соло номинациясендә Әминә Бохарова һәм Әмин Гәрәев беренче урынны яуладылар. Икенче урында – Азалия Хафизова, Камилә Шәкертҗанова, Алия Бохарова. Гүзәл Минһаҗева өченче урынны алды. 
Конферансьеларыбызны да уңышлары белән котлыйбыз! Азалия Хәйруллина – беренче, Ислам Хәйбрахманов, Ирхан Садыйков һәм Динә Ямалова, Искәндәр Закиров икенче урынны алдылар. Алда саналган җиңүчеләр барысы да Казанда – “Уникс” концертлар залында узачак финалга чакыру алды. 
“Созвездие – Йолдызлык” ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада фестивале генераль продюссеры Дмитрий Туманов сүзләре белән килешми мөмкин түгел: “Безнең Республикада һәр бала да талантлы. Аны күреп, дөрес итеп үстерә белергә генә кирәк. Сәхнәгә чыккан һәр баланың әти-әнисенә, җитәкчесенә, сәнгать юнәлешенә ставка ясаган, милли мәдәниятне саклауга үзеннән өлеш керткән район җитәкчелегенә, баш иеп, рәхмәт әйтәм!” 

Эльвира Гәрәева,
район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев