Якташларыбызны бүләкләделәр
Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Якташыбыз Алмаз Мирзаянов һәм аның тормыш иптәше Зөлфирә ханым Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
"Шатлыгыбыз белән уртаклашабыз! Бик зур рәхмәт! Алга таба да милләтебезгә хезмәт куеп яшәргә насыйп булсын!" - дип язалар Алмаз һәм Зөлфирә үзләренең рәсми төркемнәрендә.
Чын күңелдән уңышларыгыз белән котлыйбыз. Иҗат чишмәгез саекмасын.
Фото - Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның рәсми төркеменнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев