Гармун моңы кадерле
Нарат Асты авылында гомер итүче Мөнир Ситдыйков тормышын гармуннан башка күз алдына да китерә алмый.
Соңгы ике елда “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының һәм мәлләтамаклыларның смотр-концертларында бер гармунчыны еш күрергә мөмкин. Сораша башлагач, аның Нарат Асты авылыннан Мөнир Ситдыйков булуы ачыкланды. Ул авыл клубы мөдире булып эшли.
Мөнир Ситдыйков – тумышы белән Нарат Асты авылыннан. Озак еллар Яр Чаллы шәһәрендә яшәгәннән соң, туган авылына кайтып төпләнгән. Ә гармун уйнау осталыгы абыйсы Мөдәристән күчкән.
– Абыем авылның беренче егете, бик оста гармунчы санала иде. Авылда туйлар, мәҗлесләр, хәрби хезмәткә озатулар, концертлар – берсе дә аннан башка узмады. Шуңа өебездә гармун тавышы тынып тормады. Ул чорда барлык малайлар да гармунчы булырга кызыга иде. Мин дә шуларның берсе идем, – ди Мөнир абый.
Ул буш вакыты булган саен абыйсының гармунын алып уйнарга өйрәнә. Ниһаять, ике рәтле хромка гармунында беренче көен дә чыгара. Татар халык җыры “Ком бураны” көен өйрәнә Мөнир.
– Башлангыч сыйныфларда укыган чагым иде. Әнкәем гармунны чанага салып мәктәпкә алып барды, анда чыршы бәйрәмендә уйнаганым хәтердә. 6 сыйныфта укыганда авыл клубында яшьләрне биетә башладым. Ә 8 сыйныфны тәмамлаганда баянда уйнарга өйрәндем, – ди Мөнир Ситдыйков.
Музыкага, сәнгатькә тартылуы көчле була Мөнир абыйның. Хәрби хезмәткә киткәнче, ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының беренче курсын тәмамлый. Армия сафларыннан кайткач та укуын ташламый, читтән торып училищеның Хор дирижеры факультетын тәмамлый. Шул ук вакытта Мәлләтамак мәдәният йорты директоры булып эшли. Биредә М. Ситдыйков көче белән “Тургай” вокаль-инструменталь ансамбле оеша. Ансамбльдә Валерий Чернов, Заһит Минһаҗев катнаша, Рафаэль Сираев җырчы ролен башкара. Аның көче белән авылда төрле кызыклы чаралар, кичәләр бик еш уза бу чорда.
Яшьләрнең авылдан шәһәргә китүе башлангач, 1981 елда гаилә корып, Мөнир абый да Яр Чаллы каласына юл тота. Данлыклы КамАЗ заводына эшкә керә. Әмма җыр-моңга мәхәббәте сүрелми. Ул “КамАЗ” мәдәният йорты хорының иң актив әгъзасы була.
– Завод үзешчәннәре белән дә концертларны, кичәләрне даими оештырдык. Кулымнан беркайчан да гармун төшмәде. Соңрак Равил Галиев һәм Зөләйха Минһаҗева оештырган җыр театрында да эшләргә насыйп булды. Алар белән җырлы театр куеп, байтак авыл-районнарны әйләнергә туры килде, – ди Мөнир Ситдыйков.
Бүген аның өендә ике гармун: ике рәтле хромка һәм баян бар. Еш кына кулына гармун алып, яңа көйләр өйрәнә. Яшь вакыттагы көйләрне дә онытмый, аларны уйнап җыр суза. Үзе дә яңа җырлар иҗат итә, җырның сүзләрен дә, көен дә ул үзе яза. 2018 елда Мөнир абыйның көенә иҗат ителгән "Төшләрем" җыры өчен “Болгар” премиясе бирелә.
– Борынгы халык көйләрен уйнаганда, күңелем белән балачакка, әти-әниләр җыелып, җырлашып кич утырган чорга кайтып киләм. Безнең чорда вальска бию модага кергән иде. Вальс көйләре күңелне күтәрә, яшьләрнең клуб тутырып вальс әйләнгән чорына алып кайта. Әлеге мизгелләр әле дә якты бер хатирә булып күңелдә саклана. Хәзерге көйләрне өйрәнү берникадәр кыенрак, чөнки күбесенең ритмы, аккордлары бертөрле сыман. Шуңа кайчак, бер көйне башлап, икенче көйгә кереп китәргә мөмкин, – ди Мөнир абый, елмаеп.
Бүгенге яшьләр арасында гармунда, баянда уйнаучыларның сирәк булуы борчый Мөнир Ситдыйковны.
– Бүген авылларда гармунчы яшьләр юк, дисәк тә була. Сәнгать мәктәбендәге гармун классында укучылар бар, әлбәттә, әмма аны тәмамлаган, ничә егет гармунчы булыр микән?! Хәзер авыл мәдәният йортларында, концерт-кичәләрдә дә гармун тавышлары бик сирәк ишетелә бит. Мәдәният йортларында заманча техника кулланыла, заманча музыка яңгыраталар. Әмма урта һәм өлкән буын кешеләр гармун, баян көйләрен үз итә. Яшьләрне дә читтә кала, димәс идем. Нарат Асты клубына бәйрәмнәрдә авылдашларыбыз бик яратып килә, гармунга җырлап, биеп ял итәбез. Соңгы елларда авылыбызга читтән күчеп кайтучылар күренә башлады. Клубыбыз әллә ни зур булмаса да, актив булып, матур яшибез, – ди Нарат Асты клубы мөдире Мөнир Ситдыйков.
Бас әле сагышларны,
Бас гармун телләренә.
Моң-зарлылар дөнья тулы,
Гармунчы берәү генә, – дип җырлана гармунчыларга багышланган бер җырда. Чыннан да, гармун моң-зарны тарата, сагышланган күңелләрне юата. Гармун, баян тартып, моңсызларны җырлатучы, күңелләрне юатучы Мөнир абый кебек агайлар югалмасын, урамнарда да гармун көйләре, җыр-моң тынмасын иде.
Фото – М. Ситдыйковның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев