Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Эзләнү юлында

Туган якны өйрәнү музеенда Рәйхан Хантимеровның “Эзләнү” исемле иҗат күргәзмәсе ачылды

Рәйхан Хантимеровның райондашларыбыз игътибарына тәкъдим иткән иҗат күргәзмәсе тәүгеләрдән түгел. Ул милләт, туган ил темаларына майлы буяу белән иҗат иткән картиналары, бизәү эшләре аша күпләргә таныш. Чираттагы шәхси күргәзмәсендә, майлы буяулар белән ясалган картиналары белән беррәттән, рәссам лаеклы ялга чыккач иҗат иткән графикасын да тәкъдим итә. Биредәге портретларны, графикада эшләнгән триптихларны тамашачы әле беренче тапкыр күрә. 

Рәйхан Хантимеров – Мөслим егете. Кулы бөтен эшне белгән Хантимер нәселеннән. Мәктәптә укыганда ук рәсемнәре белән күргәзмәләрдә катнашып, урыннар ала торган булган ул. 8 сыйныфны тәмамлагач, Лениногорск сәнгать училищесында белем ала. Совет Армиясендә часть рәссамы булып хезмәт итәргә туры килә үзенә. Армиядән кайткач, Азнакай, Алабуга шәһәрләре сәнгать остаханәләрендә, Лениногорск шәһәрендә СССРның Сәнгать фондында эшли, күргәзмәләрдә катнаша. Мөслимдә шрифтлы плакатлардан башка бер бизәлеш тә булмаганга эче поша аның. 

– Эшли белә торып, читтән күзәтеп йөрү килешмәгәнен аңлап, Мөслимгә кайттым, нәкыш-бизәү эшләренә тотындым. Башта Түбән Табын белән Югары Табын арасында зур терлекчелек комплексын, мәдәният йортын, колхоз идарәсен, ындыр табагын бригада белән бизәп чыктык. Бераздан Яңа Сәет, Дусай, Сикия мәдәният йортларын сәнгатьчә бизәргә туры килде. Тат. Бүләр авылында күп эшләргә насыйп булды, – ди Р. Хантимеров, хезмәт юлын барлап. 

Әкренләп монументаль эшләр эшли башлый ул. Шул рәвешле Әмәкәй мәдәният йортында татар стилендә уникаль бизәлеш белән ГХАТ бүлмәсен, Мөслим урманчылыгы, Мөслим милиция бүлеге музейларын, Тат. Бүләр мәдәният йортында авыл музеен эшли. 

Татарча эчтәлек белән Мөслимдә эшләнгән үзенчәлекле музейны газета укучылар хәтерли булыр.

– Монда шулай ук, гипстан чокып, тәңре чорыннан бүгенге чорга кадәр орнаментлар эшләдем. Аларны иске кабер ташларыннан, Болгар чоры бизәк элементларыннан, татар орнаментларыннан алдым. Иң уртада лалә чәчәген урнаштырдым. Татарларның чатырын, өен җылыткан тонык яшел киез белән стеналарны тулысынча эчләп төрдек. Һәр экспозициягә ул чорны тасвирлаган гипсны уеп эшләгән композиция ясап урнаштырылды, шулай ук экологиягә басым ясалды. Кызыл китапка кертелгән кошлар һәм терлекләр, гипстан уелып, һәр аралык өстенә беркетелде. Теләгемә ирештем: музей ишеген ачып кергәндә, татар мәгарәсенә кергән итеп хис итәсең үзеңне. Миңа һәм халыкка шул кирәк иде, – дип искә ала Рәйхан абый. 

Пушкин һәм Бакча урамнары киселешендә ике яклап урнаштырылган монументаль корылма, Мөслимнең аэропорт очында озак еллар торган “Тынычлык, бердәмлек, азатлык” корылмасы, район чигендәге “Мөслим районы” дигән аншлаглар, элеккеге Сабантуй паркын бизәү эшләре – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәйхан Хантимеров катнашы белән һәм аның авторлыгында башкарылган эшләрнең бик азы гына. Район гербының ясалу тарихын да күргәзмәне ачу тантанасына килгән тамашачылар белән бергә тагын бер кат искә төшерде Рәйхан абый:

– Унлап вариант эшләп карадым, ошатмадылар. Келт итеп, “Икмәк булса, җыр да була!” дигән әйтем исемә төште. Безнең якларда бакыр чыгарганнар. Бикмәч авылы янында ташландык бакыр базы бар, аны керттем. Безнең якта курай озын булган. Минем әбинең дә курае шулай озын иде. Шулай итеп, фәлсәфә, герб туды. Менә бу эшләр – барысы да иҗат. Ә инде живопись, графиканы вакытны кисеп, сындырып, ваклап, җитешкәнчә эшләдем. Менә – нәтиҗәсе! 

Быел сигезенче дистәсен ваклый башлаган Рәйхан абыйның күргәзмәгә куелган 65 эше – аның халыкка хезмәт итү белән сугарылган зур иҗат юлының бер борылмасы гына икәнен шушы сүзләрдән чамаларга була. Чарага килгән район башлыгы Альберт Хуҗин Р. Хантимеровның җирлегебез үсешенә керткән хезмәтен югары бәяләде, иҗаты белән соклануын белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды. ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары, 

Р. Хантимеровның иҗатташ дуслары чараның сәбәпчесенә җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 

– Портретларны, зур вакыйгаларны бик нәфис сызыклар ярдәмендә гель каләм белән сурәтләү барлык рәссамның да кулыннан килми. Бу – зур төгәллек, сабырлык сорый торган техника. Рәйхан дустыбызның пейзаж остасы буларак та үз язу рәвеше бар. Аның һәр эше туган ягына булган мәхәббәт белән сугарылган, – диде ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахманов.

Ихлас теләкләрен һәм горурлану сүзләрен иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, халык язучысы, драматург Фоат Садриев та белдерделәр. Чара район мәдәният йорты үзешчәннәренең музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.

Рәйхан Хантимеровның күргәзмәгә “Эзләнү” дип исем бирүе юкка түгел. Рәссам бүген дә актив иҗат итә, эзләнү юлында. Аның туган җир, хезмәт кешесе, яшьлек матурлыгын сурәтләгән, милли бәйрәмнәр, йолалар турындагы уйларын сәнгати образларда тасвирлаган эшләре,  эзләнү-табышлары белән әле ай дәвамында танышырга мөмкин.

Гөлназ Җәлилова фотолары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев