Быел Мөслимдә дүртенче тапкыр Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды
Күргәзмә эшләде, театральләштерелгән күренеш күрсәтелде
Кичен мәдәният йортында мастер-класслар үтте, татар эстрадасы йолдызлары концерт күрсәтте.
Традицион татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте. Мөслим туган якны өйрәнү музееның “Татар әдәбияты һәм сәнгатендә мөслимлеләр” экспозиция залында тагын бер электрон станция эшли башлады.
Җәйге чорда районыбызда фольклор-этнографик экспедиция вәкилләре эшләде. Галимнәр һөнәр осталары белән танышты, халык белән очрашты.
“Код доступа” китапханәчеләр форумында республикабызның иң күп китап укучы гаиләләре бүләкләнде. Чулпан һәм Рамил Морзахановлар гаиләсе бәйгедә дипломга һәм истәлек бүләгенә лаек булды.
Мөслим үзәк китапханәсе, “Уңыш” республикакүләм һөнәр бәйгесендә “Семья – 7 в 1” проекты белән беренче урынны яулады.
Салауз-Мухан мәдәният йорты җитәкчесе Илмира Әюпова, “Коллективларның иҗат проектларына ярдәм итү” бәйгесендә “Ык буенда саллар ага” проекты белән 250 мең сум грантка лаек булды.
Дусайда “Урамнарны кабат моңга күмеп, яңгырасын гармун тавышы” дип исемләнгән гармунчылар бәйрәме узды. Анда 17 баянчы катнашты.
“Рябинушка” рус халык фольклор ансамбле, Рус Шуган авылының “Черемушки” вокаль ансамбле “Каравон” бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә катнашып дипломнар белән бүләкләнде. Әлеге коллективлар А.Котков исемендәге XXXIII республика рус хоры музыкасы фестивале дипломнарына да лаек булды.
“Тукай бизәкләре” хореография ансамбле һәм “Полер кас” мари фольклор ансамбле республикакүләм Семык бәйрәмендә диплом алды.
Балалар сәнгать мәктәбе коллективына “Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе” бөтенроссия бәйгесенең I төбәк туры җиңүчесе дипломы тапшырылды. Җыр сәнгате бүлеге укытучысы Гөлназ Йосыпова “ТР дәүләт мәдәният учреждениеләренең һәм Татарстан территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре” бәйгесенең “Таяныч һәм абруй” номинациясендә җиңү яулады.
Сәнгать мәктәбендә дүртенче ел рәттән “Моңлы Ык буйлары” регионара фестивале узды. Мәктәпкә “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында уен кораллары да кайтты.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның “Балкыш” VIII республика фестивалендә районыбыздан сигез номер лауреат булды. Сәләхетдин Гыймаев һәм Алин Зиннуров гала-концертта чыгыш ясады.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев