Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәдәният

Алар шатлыгы – безнең шатлык ул, Алар даны – безнең дә дан ул

Район мәдәният йортына нинди генә “купшы” артист килмәсен, үзебезнең үзешчәннәр чыгышын тамашачылар аеруча ярата.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы авыл җирлекләре арасында “Алар шатлыгы – безнең шатлык ул. Алар даны – безнең дә дан ул” дип исемләнгән бәйгенең беренче этабы февраль-март айларында 7 зонада узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, Ватанны саклаучылар елын колачлаган, берсеннән-берсе әзерлекле, бай программалы концертлары белән 18 авыл җирлеге тамашачы алдында уңышлы имтихан тотты. Концертлар тулы залларда узды, һәр чыгышны җылы алкышлар озатып калды, әйтерсең, сәхнәдә гади авыл кешеләре түгел, ә профессиональ артистлар!

Мәлләтамак, Иске Вәрәш, Тойгелде, Олы Чакмак, Симәк, Иске Карамалы һәм Яңа Усы мәдәният йортларында узган зона сайлап алу турларына килгән тамашачылар һәр үзешчән чыгышын кайнар алкышларга күмде. Дүртәр сәгатькә сузылган концерт программасын бер сулышта рәхәт итеп карадык. Бүтәнчә була да алмый, чөнки үзешчәннәр елдан-ел үсештә: урта буын һәм яшьләр белән беррәттән инде җиденче, сигезенче дистәне ваклаган абый-апаларыбыз да безне сокландырды. Кабатланмас җыр-моңнарын, дәртле биюләрен генә бүләк итеп калмыйлар, әби-бабаларыбызның рухи җәүһәрләрен яшь буынга җиткерә бит алар. Безгә тынычлык һәм матур тормыш алып килгән әби-бабаларыбызның истәлекләрен меңләгән тамашачылар күңелләрендә кабат яңартты.

Эльвира Гәрәева, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Римма Афзалова фотолары

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев