Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Тазәме, әллә искергәнме?

Кибеттә азык-төлек сайлау серләрен өйрәнүне дәвам итәбез.

Төргәкнең таплы, ярыклы, зарарлы булуы һәм башка кимчелекләр товарның сыйфатсыз булуын дәлилли. Мондый продуктлар кибет киштәләренә эләгергә тиеш түгел.
Азык-төлекнең күләмен карарга кирәк. Продуктның аз күләмдә тутырылуын төргәкнең гадәти формада булмавы да ачык күрсәтә. Мондый вакытта сез азыкка караганда төргәк өчен күбрәк түлисез. Капның гадилеге куркытырга тиеш түгел. Кайбер җитештерүчеләр кулланучыга арзан бәядән сыйфатлы товар тәкъдим итү өчен төргәкнең дизайнында экономия ясый.

Туңдырылган ризыклар укмашмаска, төрелергә тиеш. Пакет эчендәге боз кисәкләре ризыкның берничә кат туңдырылып эретелгәнлеген күрсәтә. Туңдырылган продукцияне иң соңыннан алырга тырышыгыз, алар сез кибеттә йөргәндә җылынып җебергә мөмкин.

Ит сайлаганда төсенә игътибар итегез. Бозау ите – кызыл, тавык алсу-ак төстә булырга тиеш. Йорт тавыгы саргылт була ала.

Рәмилә Сәләмова

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев