Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Машина йөртүчеләр өчен

Машинаны көрттән чыгарырга, «тимер ат»ны чиста тотарга өйрәнәбез.

Машина хуҗасыннан шактый көч һәм акча таләп итә. Тәҗрибәле машина йөртүчеләрнең корыч атны тәрбияләү буенча хәйлә багажы зур. 

Кышын автомобиль ишекләре ябышып калмасын өчен, резинкаларын май белән, аннары кәгазь салфетка белән сөртегез. Май суны үткәрми, шуңа ишекләр дә ябышмаячак. 

Машина йозагы каткан очракта гадәти антисептик гель кулланыгыз. Спиртлы гель микробларны да юк итәчәк, бозны да эретәчәк.

Машинада лезвие һәм тиз кибә торган җилем йөртегез. Юлда барганда тәрәзәгә таш эләксә, шул урынга җилем тидереп, каткач, артыгын лезвие белән кырып алыгыз. Пыялада бик кечкенә тишек булса, ул таралмасын өчен тишекнең үзенә үтә күренмәле тырнак буявы сөртегез.

Көрткә батсагыз, тәгәрмәчләр астына салондагы келәмнәрне куеп чыгып карагыз. Келәмнәр машинаны “буксировать” итүдән саклаячак.

Багажникта буксир өчен трос булмаганда, канатны скотч яки пленка ярдәмендә ясап була. Капма-каршы торган машиналарның көзгеләре арасында берничә кат пленкадан канат ясагыз. Җиңел машинаның авырлыгын күтәрә алырлык ныклы тасма автомобильне сервиска илтергә ярдәм итәчәк.

Балалар уйный торган “лизун” машинадагы тузанны җыярга ярдәм итә. Сөртергә уңайсыз булган почмакларны шуның белән чистартып була.

Тәгәрмәчләр ялтырап торсын өчен күпләр глицерин куллана. Моның өчен машина резинасын глицеринга манылган губка белән сөртергә кирәк.

Тәрәзәләр парланмасын өчен аларны эчке яктан теш пастасы белән сөртергә мөмкин. Эшкәрткәннән соң, пыялаларны коры салфетка белән чистартырга кирәк.

Машина утыргычында майлы, пычрак таплар булса, аңа башта чәй содасы сибегез һәм берничә минуттан аны җыеп алып, юеш чүпрәк белән сөртегез.

Гаражда урын күп булмаса, машинаны кертү авыррак. Тәҗрибәсез машина йөртүчеләргә ориентир өчен теннис шарын элеп куярга була.

Йөртүчеләр әйтүенчә, тел астына лимон кисәге кыстыру караңгы вакытта күз күремен яхшырта.

Рәмилә Сәләмова 

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев