Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Макияж «йөзә»

Җәйге чорда күп кенә хатын-кызлар макияжларының биткә сеңмәве һәм аларның бит тиресендә «йөзүе» белән очраша

Бу очракта макияж өчен кулланыла торган чараларның санын киметергә киңәш ителә. Мәсәлән, дымландыра, төсне тигезли торган праймер тональ крем, корректор һәм пудраны алыштыра ала. Күзләр кычыта һәм яшьләнә. Җәйге кызу көннәрдә еш кына күзләр кычыта һәм яшьләнә башлый. Бу – бит тиресе майларының тушьны “ашавы” – дип аңларга кирәк. Шуңа күрә да җәйге чорга суга чыдамлы, ягъни “водостойкий” тушь сайларга киңәш ителә. Кул-аякларда вак кызыл бетчәләр. Җәйге чорда еш кына күпләребез шундый бетчәләр белән очраша. Моның өчен борчылырга кирәкми. Бары тик аларны кашымаска, сытмаска гына киңәш ителә. Мондый бетчәләргә җиләк-җимеш кислотасы булган пилинг сыларга кирәк. Һәм бетчәләр үзләреннән-үзләре юкка чыгачак.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев