Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Кулчатыр да игътибар сорый

Яңгырлар кулчатырны юа, чистарта дип уйламагыз. Зонт яхшы хәлдә булсын, озак хезмәт итсен өчен аны дөрес киптерергә, саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәк

Кулчатырны (зонт) карап тотмасаң, ул кыска вакыт эчендә яраксызга әйләнергә мөмкин.

Яңгырлар кулчатырны юа, чистарта дип уйламагыз. Зонт яхшы хәлдә булсын, озак хезмәт итсен өчен аны дөрес киптерергә, саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

 Кулчатырның нинди материалдан эшләнүенә игътибар итәргә кирәк. Иң популяр вариант – нейлон. Ул чыдам һәм яңгырдан саклый.

 Кулчатырны ачып (җәеп) киптерү тукыманың тартылуына китерә. Нәтиҗәдә ул утыра. Әледән-әле ачып, зонт механизмына йөкләнеш бирү нәтиҗәсендә кулчатыр үз функцияләрен үтәми башлый.

 Зонтны җылылык чыганаклары янында киптерергә ярамый. Җылыткыч приборлар янында, кояшта, фен белән киптергәндә кулчатырның төсе ямьсезләнә, таплар барлыкка килә.

 Кулчатырны ябып (җыеп) киптергәндә, һава керми һәм шул сәбәпле күгәрек, әшәке ис барлыкка килә.

 Өйгә кергәндә, кулчатырны берничә тапкыр ачып-япсагыз, андагы су агып бетә.

 Кулчатырны җыеп бетермичә, очлы ягы белән аска каратып элеп я бастырып куярга кирәк. Су агарга җайлы булсын өчен, зонтны ванна өстенә элергә яки астына берәр савыт куярга була.

 Су агып беткәч, кулчатырны җыеп куярга ашыкмагыз. Тулысынча кипкәч тә, 30 минут җәеп тотыгыз. Бу тукымадагы дым тулысынча бетсен өчен эшләнә. Болай эшләгәндә, коррозия барлыкка килү курыкынычы кими.

 Ара-тирә кулчатырны чистартырга кирәк. Моның өчен зонтны 10-15 минутка суга тыгып калдыралар. Күбрәк тотсагыз, корыч күгәрергә мөмкин.

 Кулчатырны йомшак губка белән чистартырга, сабын эремәсе кулланырга була. Башка төрле матдәләр зонт тукымасының саклау үзлекләрен киметә. Соңыннан зонтны агып торган су астында чайкап, алда тәкъдим ителгән инструкция нигезендә киптерергә киңәш ителә.

 Даими кулланганда, кулчатырда күгәрек яки таплар барлыкка килә. Аларны бетерү өчен 1 литр суга 2 аш калагы нашатырь спирты салынган катнашма кулланырга була. Компонентлар күләмен үзгәртергә ярамый. Чүпрәкне әлеге катнашмада юешләтеп, зонтның пычрак урыннарын ышкырга кирәк.

 Күгәрекне бетерү өчен лимон согы кулланырга киңәш ителә. Лимон согы белән зонтның өстен, корыч өлешләрен эшкәртергә һәм агып торган суда чайкарга киңәш ителә.

 Зонтны кояш нурлары төшмәгән урында сакларга кирәк. Шкафта, почмакта сакларга яки элеп куярга була. Саклауга куйганда, кулчатырның тулысынча коры булуы шарт. Кулчатырның тукымасы аз гына дымлы булганда, ә зонтны тотучы корыч тоткалар тарттырып куелганда, анда күгәрек барлыкка килүе ихтимал.

 Әлеге киңәшләрне үтәсәгез, кулчатырыгыз озак хезмәт итәчәк: төсе дә үзгәрмәячәк, таплар да булмаячак, күгәрек тә барлыкка килмәячәк.

Наилә Нәбиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев