Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Гөмбә җыюның хикмәте бар

Гөмбәне танымыйсың икән, аны җыймау хәерлерәк. Таныган очракта да, гөмбәне яхшылап эшкәртергә, саклау өчен әзерләгәндә, барлык кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк

Гөмбәгә барганда яхшы кисә торган пычак, уңайлы савыт кирәк. Су, тамак ялгарга ризык, шырпы, сыбызгы, фонарь алсагыз да зыян итмәс.

Якыннарыгызга кая барасыгызны әйтеп китегез. Таныш булмаган урыннарга бармагыз.

Кием-салым гөмбә җыю өчен ярашлы булсын. Аякларга резин итек, кулларны, аякларны, муенны каплый торган кием кияргә киңәш ителә. Башыгызга яулык бәйләргә яки баш киеме кияргә онытмагыз.

Стажлы гөмбә җыючылар кайсы урманда нинди гөмбә яхшырак үсүен яхшы белә. Баллы гөмбә (опята) катнаш урманда күбрәк үсә икән. Ул каен, нарат, чыршы, вак куаклар булган урыннарда була.

Баллы гөмбә булган җирдә әтәч гөмбәсе (лисички) дә үсә.

Катнаш урманда рядовка күп була.

Җирән гөмбәне (рыжик) чыршы урманында табарга була. Гадәттә, чыршы тирәсендә үскән җирән гөмбә, пешергәннән соң, яшел төскә керә. Бу табигый, ди гөмбәчеләр.

Җирән гөмбәнең наратлыкта үсә торган “патшалар төре” дә була.

Майлы гөмбә (маслята) бары тик нарат урманында гына үсә. Гадәттә, ул яшь наратлыкта күп була.

Каенлыкта каен гөмбәсе (подберезовик), дуңгыз гөмбәсе (свинушка) үсә. Каен гөмбәсе каен астында гына түгел, каен белән нарат арасында да күп үсә.

Усаклар тирәсендә усак гөмбәсе үсә. Тупыллар астында гөреҗдә (грузди) күп була.

Гөмбәнең бары тик таныган төрләрен генә җыярга киңәш ителә. Аз гына шик туса да, җыймаска кирәк. Гөмбәне ашап карарга ярамый.

Гадәттә агулы гөмбәләр төсләре белән кызыктыра, кайберләренең эшләпәсе кулга ябыша.

Агулы гөмбәне кискәч, аның сабагының төсе үзгәрә.

Агулы гөмбәгә беркайчан да бөҗәкләр кунмый. Мондый гөмбәдән гадәттә дару, хлор исе килә.

Гөмбәне эшләпәсеннән түгел, ә сабыннан кисеп җыегыз (агулы гөмбәне сабыннан танырга була).

Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге элпәсен куптарырга киңәш ителә. Зарарлы матдәләр, агу элпәдә күп була.

Артык зур, бозылган, черек, кортлы гөмбәләрне җыймагыз.

Юл кырыйларында, чүплек янында, зур җитештерү предприятиеләре  тирәсендә үскән гөмбәләрне җыярга ярамый. Гөмбә агулы матдәләрне үзенә туплый. Очраклы кешеләрдән гөмбә сатып алмагыз.

Гөмбәне җыйган көнне үк эшкәртегез. Гөмбә бик тиз бозыла, шуңа аны җыйганнан соң 4 сәгатьтән дә артык сакларга ярамый. Гөмбәне юганнан соң ике тапкыр кайнатырга киңәш ителә.

Гөмбә белән агулану билгеләрен сизсәгез, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.

Шикәр чире, ашказаны, эчәк авырулары белән интегүчеләргә гөмбә ашарга ярамый. Кайбер гөмбәләрне спиртлы эчемлекләр белән куллану тыела. 14 яшькә кадәр балаларга урман гөмбәсен ашарга киңәш ителми.

Зөһрә Солтанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев