Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Лайфхак

Бәрәңгене – кышкы саклауга

Бәрәңгене яхшы сыйфатлы итеп саклау серләрен тагын бер кат искә төшереп үтәбез

Быел күп кеше инде ала башлаганчы ук бәрәңгенең черек булуыннан зарланды. Әлегә кадәр, бәрәңгеләрен алып, келәткә яисә башка ышык урынга салып торучылар да байтак. Инде салкыннар да якынлаша. Димәк, теләсәк тә, теләмәсәк тә, бәрәңгеләрне базга төшерергә вакыт җитте. Ә менә базга салгач бәрәңгене ничек сакларга соң? Әлбәттә, һәркем үзе белгәнчә бәрәңгене черетмичә сакларга тырыша. Шулай да бәрәңгене яхшы сыйфатлы итеп саклау серләрен тагын бер кат искә төшереп үтсәк артык булмас.

Бәрәңгене базга салганчы, әгәр дә бәрәңгегез комлы-туфраклы икән, аның туфрагын коеп бетерергә кирәк. Туфракта зарарлы бактерияләр була, алар бүлбеләрне черетергә сәләтле.

Базлы гаражы яисә шәхси йортта идән асты булмаган кешеләр бәрәңгене балконда да саклый ала. Агач тартмаларны берсе өстенә икенчесен куеп, биредә бәрәңге саклагыч ясарга мөмкин. Тартма астына ике катлы итеп изоляцияли торган материал беркетегез. Бәрәңгене кояш “ашамасын” өчен өстен кояш нурларыннан каплап куярга кирәк.

Бәрәңгенең һәр сортын аерым саклау отышлырак булыр. “Валентина”, “Диво” һәм “Ред Скарлетт” сортлары кышка кадәр яхшы саклана. Башта эре бәрәңгеләрне ашарга кирәк, бәрәңгенең зурлыгы саклау срогына йогынты ясый. 90 граммнан авыррак бәрәңгеләр начар саклана, ди белгечләр.

Бәрәңге салынган урынга яшелчәләрнең дә кайберләрен куярга ярамый. Ә икенчеләрен, киресенчә, бәрәңге янына салу файдалы. Мәсәлән, кызыл чөгендер артык дымны үзенә яхшы сеңдерә, черү процессларын туктата. Ләкин кишер бәрәңге янында шиңә. Ә суган белән сарымсакка җылымса урын кирәк.

Бәрәңгене сакларга куйдым да бетте дигән сүз түгел әле. Тора-тора берәрсе чери башлап, башкаларын да бозып бетерүе ихтимал. Шуңа күрә кышкы саклауга урнаштырылган бәрәңгеләрне даими рәвештә тикшереп торырга онытмагыз!

Бәрәңгенең черү ихтималын алдан белү өчен кайберәүләр полиэтилен пакетка 10-20 бәрәңге салып, ике атна тота. Әгәр бу вакыт эчендә алар яхшы сакланса, бәрәңгене кышкылыкка калдырырга мөмкин. Бәрәңге урнаштырыласы базны 10 литр суга 200 грамм аш тозы салынган сыекча, агач диварларны известь белән эшкәртеп чыгу да бәрәңгенең сакланышына яхшы тәэсир итәчәк. Саклау урыны җиңелчә җилләтелергә һәм һава температурасы 4-6 градустан артмаска тиеш.

Быел черү ихтималы күбрәк булганга, базга салыр алдыннан 100 килограммга 200 грамм исәбеннән бәрәңгегә акбур оны яки цемент сиптерергә мөмкин, дип киңәш итә белгечләр.

Базга салгач, тагын бер кәефне җибәрүче очрак бар. Ул да булса, бәрәңгеләрнең шыта башлавы. Бәрәңгенең шытым бирүе, беренче карашка, табигый хәл кебек. Бигрәк тә баз җылы, дымлы булса. Шыткан бәрәңгене кулланырга ярый, ләкин шулай да яшь үсентеләрне барыбер чистартырга кирәк. Әгәр базыгыз саклау шартларына туры килә икән, андагы бәрәңгеләр кимендә дүрт-биш ай шытым бирмәскә тиеш.

Бакчада бәрәңге утыртучы һәркем аның технологияләренә генә түгел, ә нинди сорт сайлавына, урындагы климат шартларында кайчан өлгерүенә дә игътибар итәргә тиеш. Бу очракта иң ышанычлы киңәш шул: иртә өлгерүче сортларның сыйфаты югалмыйча саклану вакыты кыска. Соң өлгергәне, билгеле, озаграк сакланачак. Димәк, иртә өлгергәннәрен күп утыртмаска кирәк. Аны җәй аенда һәм көзгә кадәр ашап бетерү хәерле. Яңа елга кадәр үк бәрәңге базына төшеп, шыта башлаганнарын тазартып йөрергә теләмисез икән – соң өлгерүче сортларга өстенлек бирегез.

Наилә Салахова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев